Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Хезмәт десанты”

Быел район территориясендә мәктәп ашханәләре өчен бәрәңге үстерергә беренче тапкыр 100 гектар җир бүлеп бирелде. "Икенче икмәк"не утырту, эшкәртү үзәкләштерелгән тәртиптә "Каенлык" җаваплылыгы чикле ширкәтендә оештырыла. Хәзерге вакытта Биектау мәктәпләре укучылары, уку елы дәвамында ашханәләрен шушындый файдалы һәм туклыклы яшелчә белән тәэмин итү өчен график буенча үзләренең бәрәңге басуына йөриләр....

Быел район территориясендә мәктәп ашханәләре өчен бәрәңге үстерергә беренче тапкыр 100 гектар җир бүлеп бирелде.
"Икенче икмәк"не утырту, эшкәртү үзәкләштерелгән тәртиптә "Каенлык" җаваплылыгы чикле ширкәтендә оештырыла. Хәзерге вакытта Биектау мәктәпләре укучылары, уку елы дәвамында ашханәләрен шушындый файдалы һәм туклыклы яшелчә белән тәэмин итү өчен график буенча үзләренең бәрәңге басуына йөриләр. Алар хуҗалыкка дәресләрдән соң баралар, педагоглар исә мондый "хезмәт десант"ы уку планына да йогынты ясамас, әле балаларны авыл хезмәтчәннәрен хөрмәт итәргә, аларның тырышлыгын аңларга да өйрәтер, дип өметләнәләр. Бүгенге көнгә укучылар 10 гектар бәрәңгене җыеп алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев