Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Хәбәрдарлык һәм ачыклык - гаделлек гарантиясе

Быел Биектау районы оешуга 80 ел тулды. Район суды да Биектау белән яшьтәш. Ул да үзенең юбилеен билгеләп үтә. Суд тарихы районыбыз, республика һәм илебез тарихының аерылгысыз бер өлеше булып тора. Дәвер вакыйгаларын да район белән бергә кичергән ул, төрле чорларда суд системасында эшләгән кешеләр язмышы да ил тарихы, ил...

Быел Биектау районы оешуга 80 ел тулды. Район суды да Биектау белән яшьтәш. Ул да үзенең юбилеен билгеләп үтә. Суд тарихы районыбыз, республика һәм илебез тарихының аерылгысыз бер өлеше булып тора. Дәвер вакыйгаларын да район белән бергә кичергән ул, төрле чорларда суд системасында эшләгән кешеләр язмышы да ил тарихы, ил язмышы белән үрелеп барган.

Суд системасын өченче хакимият дип атыйлар. Чөнки ул халыкка, киң җәмәгатьчелеккә тәртип һәм гаделлек гарантияли, аерым кешеләрнең низагларын чишә, язмышларын билгели. "Суд" сүзенең "язмыш" (судьба) сүзе белән тәңгәллеге дә юкка гына түгелдер. Үзенең 80 еллык тарихы һәм эшчәнлеге белән район суды бу асыл билгеләмәне бөтен барлыгы белән раслый.

Оешу тарихы

Биктау район суды үзенең эшчәнлеген 1935 елда башлап җибәрә. Ул район үзәгендә, Биектау станциясендә урнаша. Административ-җирлекне үзгәртеп кору чорларында суд статусы да төрле үзгәрешләр кичерә. 1962 елда Биктау районы бетерелә. 1963-1965 елларда ул Питрәч районы халык суды каршындагы Биектау сессиясе булып тора. 1965 елның февралендә, яңадан Биектау районы оешкач, район суды да үзенең тарихи статусына әйләнеп кайта. Суд барак рәвешендәге агач бинада урнашкан булу сәбәпле коллективка шактый гына кысынкы шартларда эшләргә туры килә. Бүген инде бу бина урынында район халкы яратып өлгергән җыйнак, ямьле парк үсеп чыкты. 1997 елда юл аша гына яңа гадел хөкем сарае пәйда булды. 2010 елда Татарстан Республикасы суд идарәсе департаменты ярдәме белән бина яңартып төзелде. Бүгенге көндә ул республикада иң яхшы суд биналарының берсе булып тора, районның архитектура төрлелеген баета.

Җитәкчелек

Биектау район судының беренче рәисе Шәйхелислам Хәйрислам улы Хәйрисламов була. Районга килгәндә инде ул зур тәҗрибә туплаган шәхес була. Алдан Чирмешән район судында суд сәркатибе, аннан - адвокат, сугыш елларында Эчке эшләр министрлыгының оператив хезмәткәре, Бөгелмә, Балык бистәсе, Әлки районнарында хөкемдар булып эшли. 1959 елда ул Биектау районы халык хөкемдары итеп билгеләнә һәм 1976 елга кадәр хезмәт итә. Районның җәмәгать эшләрендә актив катнаша, күп тапкырлар авыл советлары һәм район Советы депутаты итеп сайлана.

1976 елда район суды рәисе булып Мәгъфүр Ханнан улы Ханнанов эшли башлый. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 18 яшь була. Сугышның беренче көннәреннән үзе теләп фронтка китә. Мәскәүне немец фашистларыннан саклый, Курс-Орлов дугасында көрәшә, укчылар ротасы командиры була. Фронттан ул Кызыл Йолдыз, беренче дәрәҗәле Ватан сугышы орденнары, маршал Жуков медале белән кайта. Кайткач та мәктәптә балалар арасында хәрби-патриотик тәрбия эшләре алып бара - укытучы булып эшли. Казан юридик институтын тәмамый. Мәгъфүр Ханнан улы Аксубай районында Казанның Киров, Ленин районнарында хөкемдар була. Хезмәт биографиясенең соңгы 10 елында Биектау район судын җитәкли. Суд эшенә ул үзенең 29 ел гомерен багышлый. "Биектау районын мин үземнең туган ягым кебек якын итәм. Монда минем иң нәтиҗәле хезмәт елларым узды",- дип искә ала Мәгъфүр Ханнанов.

Мәгъфур Ханнан улы халык белән якыннан торып эшли. Моның өчен ул иң үтемле чара - район газетасын сайлый. Газетада аның суд практикасына нигезләнгән кызыклы, мавыктыргыч, гыйбрәтле язмалары һәрдаим чыгып килә. Соңыннан ул аларны аерым китап итеп тә бастырып чыгара. Хезмәт һәм тыл ветераны беркайчан да тынгы белми. Үзенең суд өлкәсендәге тирән белемен тагын бер юнәлештә куллана - "Юридик терминнарның русча-татарча аңлатмалы сүзлеген" төзеп, аны өч томда нәшер итә.

1986 елда Мәгъфүр Ханнановны Эльвира Рахман кызы Мельникова алыштыра. Ул Биектау район судын 1996 елга кадәр җитәкли. Эльвира Рахман кызы район судына зур педагогик тәҗрибә белән килә. Мәктәптә укытучы, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Алабуга милиция мәктәбендә курсантларга юридик белем бирә. Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый. Район судында ул җитәкче булып эшләгән еллар илдә барган зур үзгәртеп корулар чорына туры килә. Үзгәрешләр суд системасына да кагылмый калмый. Тәҗрибәле җитәкче кыенлыкларның барысын да җиңеп чыга. Аның тарафыннан яңа бина төзелешенә документлар әзерләнә башлый. Быел Эльвира Рахман кызы Мельникова үзенең 75 еллык юбилеен билгеләп үтте.

1996 елда Биектау район судына яңа җитәкче Харис Хасимҗан улы Вәлиуллов килә. Район судының яңарыш чоры нәкъ менә аның исеме белән бәйле. 90-нчы еллар уртасында ул районның һәр кешесен тнып белүче, проблемаларын тирәнтен аңлаучы һәм тиз арада хәл итә алучы оста җитәкче буларак танылган була инде. Алдан социаль-тәэминат бүлегендә, партия район комитетында эшли ул. Район суды белән җитәкчелек иткән чорда, илкүләм икътисади кыенлыклар кичергән дәвердә яңа бина төзелеп бетә.

Шул ук 90-нчы еллар турында кайта-кайта сөйләсәң дә аз булыр төсле. Халыкның үзәгенә үткән криминалның "чәчәк аткан" чоры ул. "Крутушка" шифаханәсе урнашкан бистә халкын бер җинаятьче төркем куркытып тора иде, - дип искә ала Харис Хасимҗан улы. - Көн саен диярлек талау, көчләү. Алар кылган җинаять эшләрен өйрәнеп, безнең суд бандитларның һәрберсенә каты җәза бирде. Без чыгарган хөкем карарын үзгәртү максатыннан җинаятьчеләр Татарстан Республикасының Югары судына, Президиумына, Россия Федерациясе Югары судына биреп карадылар. Нәтиҗәдә, без чыгарган хөкем карары гамәлдә калды. Бу район суды хезмәткәрләренең югары тәҗрибәле хөкемдарлар икәнлеген дәлилләүче фактларның берсе булып тора. Харис Хасимҗан улы Вәлиуллов "Татарстан Республикасының атказанган юристы", "Фидакарь хезмәт өчен" дигән медаль иясе.

2013 елда Биектау район судына яңа җитәкче - Айдар Фатих улы Галиәкбәров килә. Ул да Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый. Яңа гына диплом алган егетне Сарман район судына хөкемдар итеп җибәрәләр. Ул елларда Сарман районы җинаятьчел төркемнәр белән "дан" тота иде. Курку белмәс яшь хөкемдар аларны җитди рәвештә бер-бер артлы закон каршына җаваплылыкка тарта бара. Озак та үтми аны Казанга чакырып алалар. Идел буе район суды хөкемдары итеп билгелиләр. 2000 елда ул Татарстан Республикасының Югары суды хөкемдары булып эшли башлый. Аның хезмәте дә хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнә: Айдар Фатих улы Галиәкбәров "Татарстан Республикасының атказанган юристы", Россия президентының Идел буе федераль округы Тулы вәкаләтле вәкиленең Мактау хаты белән бүләкләнә. Айдар Галиәкбәров заман сулышын тирән аңлый торган бүгенге көн җитәкчесе. Ул үзе белән коллективка яңа көч, киләчәккә өмет, яңача эшләү алымнарын алып килде. Үзгәртеп коруларны ул хезмәткәрләрнең эш урыннарыннан башлады. Таләп итәр алдыннан иң әүвәл эшләр өчен шартлар тудырырга кирәк. Бүген һәр эш урыны заман таләбенә туры килә торган техника белән җиһазландырылган. Һәр эш урынында югары квалфикацияле кадрлар. Биектау район судының республикада" югары дәрәҗәдәге район суды" дигән рейтингы да бар.

Хезмәткәрләр

Һәр эшнең нәтиҗәсен хезмәткәрләр билгели. Район судында да нәтиҗәле эшләүчеләр күпчелекне тәшкил итә. Кадир Мөҗип улы Гасимовның, мәсәлән, 39 ел хезмәт стажы бар. Ул бирегә юридик факультет студенты чагында ук килеп керә. Кешелекле, гадел, тәҗрибәле кешене яшь белгечләр дә үз итә. 39 ел эчендә Кадир Мөҗип улы бик күп хезмәттәшләренә ярдәм иткән, юл күрсәткән кеше, остаз һәм иптәш.

Андрей Иванович Рассохин бүген хөкемдар булып эшли. Тәҗрибә баскычының бүгенге дәрәҗәсенә менәр өчен бәлк алдан тикшерүче, прокурор урынбасары, яклаучы булып хезмәт итәргә кирәктер. Шуңа да район судында очраклы гына килеп кергән хезмәткәрләр бик сирәк. Гөлнур Әмир кызы Сәгдиева, Людмила Викторовна Кузнецова да үз эшенең отазлары. Яшь хөкемдар Наиль Таҗиев та кануннарны бик яхшы белүче, аларны тәҗрибәдә кулланучы, өметле хезмәткәрләрнең берсе.

Җәмәгать хөкемдарлары

2000 елда Биектау районында җәмәгать хөкемдарларының ике суд бүлекчәсе оеша. Һади Хәмидулла улы Кыямов беренче җәмәгать хөкемдары итеп билгеләнә. Беренчегә беркайчан да җиңел булмый. Шуңа да карамастан ул 7 ел гадел хөкем сагында тора. Һади Хәмидулла улы бүген дә әле коллективта үз кеше, җәмәгать эшләрендә актив катнаша.

2013 елның 21 ноябрендә 1-нче суд бүлекчәсе җәмәгать хөкемдары итеп Әдилә Хәким кызы Зәйниева сайлана. Ул да Казан дәүләт университетының юридик факультеты шәкерте. Күп еллар Татарстан Республикасы Югары суды хөкемдары ярдәмчесе булып эшләгән. 2-нче суд бүлекчәсе җәмәгать хөкемдары Наталья Витальевна Волколовская да Татарстан Республикасы Арбитраж судының хөкемдар ярдәмчесе булып эшләгән. 2008 елдан Биектау районында хезмәт куя.

Заманадан калышмый

Узган ел Биектау районында суд утырышлары уза торган 60 кеше сыешлы яңа зал ачылды. Мондагы техник җиһазлар, эш шартлары халык өчен дә, суд хезмәткәрләре өчен дә уңайлы, җайлы, ямьле. Суд утырышын видеоконференция ярдәмендә дә уздырып була. Суд эшендә бу үтә дә кирәкле җайланма. Татарстандагы изоляторлар белән генә түгел, Россиянең төрле ноктасындагы тикшерү изоляторы белән вдеоэлемтәгә кереп, сорау алып була. Район суды хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Югары суды уздыра торган семинарлар, утырышларда үз биналарыннан читкә чыкмыйча гына катнаша алалар. Бу ысул күп кенә чыгымнарны да янга алдырырга мөмкинлек бирә.

Район суды хезмәткәрләре үзләренең тарихи музейлары белән дә горурланалар. 80 еллык тарих - барысы да музей экспонатларында чагылыш таба. Шунда ук коллективның төрле спорт чараларында яулаган казанышлары кубоклар, Мактау хатлары рәвешендә урын алган. Иң мәртәбәле урында шәрәфле хөкемдарларның портретлары галереясы, сугыш ветераннарына багышланган күргәзмә урнашкан.

Көндәлек тормыш һәм бәйрәмнәр

Биектау район суды коллективы районның җәмәгать тормышыннан да читтә калмый. Өмәләр дисеңме, хәйрия чаралары, фестиваль, спорт ярышлары - берсе генә дә суд хезмәткәрләреннән башка узмый. Узган ел район мәдәният йортында "Мәхкәмә - муза бердәмлеге" дигән шигар астында хөкемдарларның беренче республика конкурсы узды. Биектау хөкемдарлары республиканың 7 районыннан килгән коллегаларын - иҗат әһелләрен кабул итте. Нәтиҗәдә, Биектау хөкемдарлары беренче урынны яулады.

Бөек җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә район суды үзенең ветераннарын тагын бер кат зурлады. Аларга Мактау хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Узган кыш район суды рәисе Айдар Галиәкбәров, район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, шулай ук Татарстан Республикасы Югары суды хөкемдарлары Марсель Фәхриев, Андрей Герасимов, Сергей Тютчев, Ленар Гайниев, хөкемдар ярдәмчесе Айрат Гыймранов Биектау үзәк район хастаханәсендә булып, анда дәваланучы балалар өчен хәйрия акциясе үткәрделәр. "Мәхкәмә" хоккей клубы уенчыларының матди ярдәме белән биредәге палатага капиталь ремонт ясалган иде. Табибларга яңа палатаның символик ачкычы, ә дәваланучы нәниләргә тәмле "бүләкләр" тапшырылды.

"Суд эшендә хәбәрдарлык һәм ачыклык, киң җәмәгатьчелеккә суд эшчәнлеге турындагы мәгълүматны оператив һәм объектив рәвештә җиткереп тору халыкның хокукый яктан белемен арттыруга ярдәм итә, - ди район суды рәисе Айдар Галиәкбәров. - Нәкъ менә шул максатны күз алдында тотып, бүгенге көндә район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесе белән берлектә район судының белем бирү учрежденияләре белән үзара хезмәттәшлеге турында Программа төзелә. Уйлавыбызча, әлеге Программа үсеп килүче буында кануннарга карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләргә, хокукый белемнәрен арттыруга ярдәм итәр".

Быел 3-нче санлы Биектау урта мәктәбенең чыгарылыш классы укучылары район суды хезмәткәрләре янында кунакта булып киттеләр. Очрашу вакытында Айдар Фатих улы укучыларны суд тарихы, аның структурасы, суд системасы белән таныштырды, аларның сорауларына җавап бирде. Укучылар хөкемдарларның эшләре белән таныштылар, музейда булдылар, суд барышын күзәттеләр.

Биектау район судының үз сайты бар. Монда судның эш планы, судта карала торган эшләр турында белешмә һәм башка файдалы, оператив мәгълүмат белән танышырга мөмкин. Суд бинасының үзендә эшли торган электрон табло да мәгълүмат чыганагы булып хезмәт итә. Биредә эшләүче һәр кеше, заман таләбенә җавап бирүче һәр техника гаделлек һәм канунлыкның гаранты булып тора.

80 яшь - ул, чын мәгънәсендә, җитлегү һәм зирәклек билгесе. Биектау район суды коллективын, аның ветераннарын әлеге юбилей белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Аларга зур уңышлар, катлаулы һәм мактаулы эшләрендә ихтыяр көче, ныклык, профессиональ биеклекләргә күтәрелүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев