Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Халык контроле” үз эшен дәвам итә

Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская дүшәмбе көнне Биектау районында киңәшмә уздырды. Аның темасы - "Гражданнарның агымдагы ел дәвамында Татарстан Республикасының "Халык контроле" Дәүләт мәгълүмати хезмәтенә юллаган мөрәҗәгатьләрен тормышка ашыру". Очрашу барышында Биектау, Кукмара, Әтнә, Арча, Саба, Балтач, Теләче - 7 район эшчәнлегенә анализ ясалды. Гражданнарның төзекләндерү, юллар,...

Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская дүшәмбе көнне Биектау районында киңәшмә уздырды.

Аның темасы - "Гражданнарның агымдагы ел дәвамында Татарстан Республикасының "Халык контроле" Дәүләт мәгълүмати хезмәтенә юллаган мөрәҗәгатьләрен тормышка ашыру". Очрашу барышында Биектау, Кукмара, Әтнә, Арча, Саба, Балтач, Теләче - 7 район эшчәнлегенә анализ ясалды. Гражданнарның төзекләндерү, юллар, подъездлар, торак йортлар ремонтлау, авыл урамнарын яктырту, чүп чыгару һәм башка мәсьәләләр буенча җибәргән гаризаларын үтәү эше турында тәфсилләп сөйләшенде. Районнар вәкилләре башкарылган эшләр турында отчет белән чыгыш ясадылар. Сәрия Сабурская заявкаларны башкару срокларын үтәмәгән өчен кайбер районнарны тәнкыйтьләп алды. Биектау районы эшчәнлегенә уңай бәя бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев