Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

ГТО нормасы тапшырылды

18 февральдә Биектау районының бер оешмасы хезмәткәрләре яңа ачылган чаңгы базасында чаңгы узышлары буенча ГТО нормасын тапшырдылар. Ярышларда өч дистәгә якын кеше катнашты. Чаңгы спортын юкка гына ат спортына тиңләмиләр. Ул бик күп физик һәм ихтыяр көче сорый торган спорт төре. Җитмәсә, быел кар катламы да юка, булганы да эреп бетеп бара. Шулай да, оешма вәкилләре ГТО нормасын тапшырырлык көч табып, сынауны яхшы гына нәтиҗәләр белән җиңеп чыкты. Алар барысы да ГТО билгесенә лаек булды.

- Чаңгы спорты ул тәнгә, җанга сәламәтлек өсти торган спорт. Саф һавада йөрү үзе генә дә сәламәтлекне ныгыта торган фактор. Ә бирегә ярышларга килгән оешма хезмәткәрләре ГТО билгесе алыр өчен генә килмәгәндер, дип уйлыйм. Алар сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар. Барысының да кәефләре күтәренке - менә шунысы иң мөһиме, - диде Биектау районы тест уздыру үзәге җитәкчесе Татьяна Губаева.

Әмма ярышларны оештыручылар һәрбер катнашучының нәтиҗәләрен үткен күз аша уздырды. Чаңгы спорты кагыйдәләрен төгәл үтәү мондый ярышларда иң мөһим шарт булып тора. Ярыш судьялары һәр кимчелекне теркәп барды. Әмма бер генә кешене дә дистанциядән төшереп калдырмадылар. Һәркем вакытында финишка килеп җитте. Димәк, һәр катнашучы куелган максатка иреште, дигән сүз.

Реклама

- Тиз йөгерә, биеклеккә сикерә торган кешене генә физик яктан әзерлекле кеше дип әйтеп булмый. Кешенең җиңүгә омтылышы булырга тиеш, аның холкы да профессиональ спортчыларныкы кебек катгый, таләпчән булуы мөһим, - дип өстәде Татьяна Губаева. Коллектив эштә дә, спортта да бердәм икән, ул коллективта хезмәт нәтиҗәләре дә югары була.

Эрнест АБДУЛАЕВ, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев