Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Гөлнара Галиуллина: “Зур сәхнәдә мин мюзикл куяр идем”

Җыр сәнгате буенча педагог Гөлнара Галиуллина җитәкчелегендә әле кечкенә сәхнәдә дә чыгышлар гына түгел, спектакльгә тиң тамашалар оештырыла. Һәр җыр - Гөлнара Илдаровнаның укучылары күңелләре, йөрәкләре аша уздырган аерым бер тарих. Мондый сюжетлар 5 елдан бирле республиканың һәм Россиянең иң дәрәҗәле конкурсларын бәяләүче жюрины һәм тамашачыларны таң калдыра.

Гөлнара Галиуллина музыкантлар гаиләсендә туган. Әтисе баянчы, ә әнисе аның уйнавына кушылып җырлаган. Аларның репертуарында һәрвакытта да бары тик халык җырлары һәм классик татар көйләре генә булган. Гөлнара Илдаровна менә шундый музыкаль мираска ия булган һәм хәзер ул аны үзенең укучыларына тапшыра. Белеме буенча Гөлнара Галиуллина педагог. Әмма бу белгечлекне ул алдан уйлап сайламаган. Баштагы ике омтылышы зур сәхнә турындагы хыялы белән бәйле булган. Әмма сәламәтлеге аңа музыка училищесын, ә аннан соң консерваторияне тәмамларга мөмкинлек бирмәгән. Аның каравы педагогика университетында гел “бишле”ләргә генә укыган. Ә хәзер 5 елдан бирле Биектау районында җыр укытучысы булып эшли. Моңа кадәр музыка мәктәбе директоры булган. Мондый хезмәт аңа иҗади планнарын тормышка ашырырлык вакыт калдырмаган. Аның укучылары иң абруйлы бәйгеләрдә җиңеп чыгалар.

- Мин моны язмыш кушуыдыр, дип уйлыйм. Бәлки минем янда мин менә хәзер укучыларыма юнәлеш биргән кебек сәхнәгә китереп җиткерүче кеше булмагандыр. Һәрхәлдә, мин язмышка бик рәхмәтле, миңа рәхәт, мин эшемне бик яратам, - ди Гөлнара Илдаровна.

Гөлнара Галиуллинаның бер укучысы - Әдилә Зиннәтуллина башта филолог булырга теләгән. Ә инде өлкән сыйныфларда кызның сәхнә өчен яратылганы көн кебек ачык була. Ул талантлы һәм тырыш, ә болар - нәкъ менә уңышка илтүче сыйфатлар. Гөлнара Илдаровна укучысына сәләтеңне берничек тә үстерми калдырырга ярамый, дип аңлата, инандыра. Бүгенге көндә Әдилә Казан музыка көллиятенең икенче курсын тәмамлаган. Ул - иң дәрәҗәле бәйгеләр җиңүчесе. 2021 нче елда Әдилә “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә 1 нче урынны алды. Сүз уңаеннан җиңүчеләр арасында “Герда” ансамбленең (3 нче урын) һәм Амелия Феофанованың (2 нче урын) да булуын әйтеп китү урынлы булыр. Барлыгы суперфиналга чыгу хокукын яулау өчен 10 солист һәм 4 ансамбль көч сынаша. Әдилә Зиннәтуллинадан кала тагын ике укучы язмышларын сәхнә белән бәйләгәннәр. Евгения Артемьева Казан музыка көллиятенең 1 нче курсын тәмамлаган, Эльвина Кәримова - Казан театр училищесы студенты. Гөлнара Галиуллина әйтүенчә, уңышның 10 проценты гына таланттан тора, калган 45 %ы - тырышлыктан һәм тагын 45% ы - бәхет елмаюдан. Бик тыйнак булгангадыр инде, мондый күрсәткечләргә педагог үзенең өлешен бөтенләй кертмәгән. Әлбәттә, уңышка ирешүдә укытучының бик зур роль уйнавы бәхәссез.

- Бала өчен педагог кына булу аз. Укытучы ул психолог та, дус та, хәтта әтиәни дә. Укучының күңеле төшенке булса, дәресне башламыйбыз. Аңа үз фикерен белдерергә ирек куярга, теге яки бу хәлдән чыгу юлын бергәләп эзләргә кирәк. Бары шуннан соң гына без күтәренке күңел белән эшли башлыйбыз, - дип дәвам итте Гөлнара Илдаровна.

Гөлнара Галиуллинаның дәресләре җыр буенча шөгыльләнүләр генә түгел. Педагог фикеренчә, яхшы җырлау гына аз, үз репертуарыңны, һәр җырны күңелең аша уздырырга кирәк.

- Без киләсе уку елына репертуарны августта билгелибез. Укучыларыбыз белән очрашабыз да, утырып, нәрсәләрне башкарачагабыз турында уйланабыз. Теге яки бу җыр турында гына түгел, сәхнәгә менүдән алып, сәхнә артына чыкканга кадәрге һәр адым турында фикер йөртәбез. Баш миен нык эшләтә торган мондый мизгелләр еш кына бик кызу була. Күп бәхәсләшәбез, һәм нәтиҗәдә уртак бер фикергә киләбез. Һәр башкаручыга җырны сайлап алу мөмкинлеге бирәбез. Балалар үзләренә ошаган җырларны сайлыйлар, аннары без образ иҗат итүгә керешәбез.

Гөлнара Галиуллинаның укучылары белем алуны Биектау районының мәдәният йорты белән генә чикләмиләр. Амелия Феофанова өч ел рәттән «Звезда из завтра” республика конкурсында җиңеп чыкты. Бу Казанның “Ля Примавера” камера оркестрының иҗади проекты. Җиңүчеләр данлыклы оркестр белән бер сәхнәдә чыгыш ясыйлар. Бу җырчы өчен бәя биреп бетергесез тәҗрибә. Инде сүзебез тәмамланганда Гөлнара Галиуллинадан матди ирек булган очракта ниләр иҗат итәр идегез, дип сорадым.

-Мин профессиональ режиссерлар белән тавыш яздыру студиясе ачар идем. Расписаниегә хореография һәм актерлык осталыгы дәресләре өстәр идем. Махсус өстәмәләр өчен барлык заманча мөмкинлекләр һәм зур экран белән җиһазланган зур сәхнә булырга тиеш. Бик күп микрофоннар белән иң заманча җиһазлар булсын Менә шуларның барысы да булгач, мюзикл куяр идем, - дип үзенең хыялы белән уртаклашты Гөлнара Илдаровна.

Эльвира МОСТАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев