Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Физкультура наркотикларга каршы көрәштә ярдәм итә АЛА

Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин җитәкчелегендә наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды. Анда сүз яшьләрнең буш вакытын оештыру һәм Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә исәптә торучы балаларның җәйге каникул вакытындагы мәшгульлеге буенча үткәрелгән чаралар турында, шулай ук наркотикларга бәйлелекне булдырмау буенча район массакүләм мәгълүмат чараларының эше һәм...

Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин җитәкчелегендә наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Анда сүз яшьләрнең буш вакытын оештыру һәм Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә исәптә торучы балаларның җәйге каникул вакытындагы мәшгульлеге буенча үткәрелгән чаралар турында, шулай ук наркотикларга бәйлелекне булдырмау буенча район массакүләм мәгълүмат чараларының эше һәм ата-аналар өчен наркотикларга каршы «Уңышка илтүче юл» дигән программаны гамәлгә ашыру турында барды. Бу мәсьәләләр буенча Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Инна Усова, мәдәният бүлеге начальнигы Ринат Сабирҗанов, «Татмедиа» филиалы директоры Резидә Мөбарәкова һәм мәгариф бүлеге начальнигы Рамил Гаязов чыгыш ясадылар. Комиссия районда халык арасында наркотикларга каршы профилактика буенча шактый эш алып барылуын билгеләп үтте. Спортка балалар гына түгел, өлкәннәр дә җәлеп ителергә тиешлеге билгеләп үтелде.

Утырышны йомгаклап, Рөстәм Кәлимуллин Биектау районында яшьләр өчен үрнәк булырлык кешеләр күп булуын әйтте. Спортны актив рәвештә пропагандалау наркотикларга каршы көрәштә ярдәм итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев