Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Фельдшерлык пунктларында квалификацияле белгечләр кабул итә

2015 нче елда Күлле поселогында фельдшер-акушерлык пункты ачылганнан бирле Семиозерка авыл җирлегендә яшәүчеләргә медицина ярдәме алу шактый җиңеләйгән. Мондый мөмкинлек “Сәламәтлек саклау” милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Фельдшер Луиза Бадыгутдинова үзенең беренче эш урыны заман таләпләренә туры килерлек итеп җиһазланган фельдшер-акушерлык пункты булыр, дип хәтта хыяллана да алмаган. Мисалга нурландыргычны гына алыйк.

- Яңа нурландыргыч куйдылар. Бу бик тә әйбәт, чөнки кварц лампасы булганда аны кабызганнан соң кабинетны ябып, чыгып торырга кирәк иде. Чөнки кварц эшләп торган бүлмәдә эшләргә ярамый. Ә хәзер шундый җайлы, нурландыргычны тоташтырып куясың да, ул тәүлекләр буена эшли ала һәм кешеләр сәламәтлегенә дә бернинди зыян килми, - дип сөйләде фельдшер Луиза Бадыгутдинова.

Фельдшер-акушерлык пунктында балалар һәм өлкәннәр өчен үлчәүләр, медицина инструментларын эшкәртү өчен стерилизацияләү шкафы, куллар өчен киптергечләр бар. Ә андагы хезмәткәрләргә уңайлы булсын өчен Wi-fi һәм кондиционер да эшләп тора.

Пациентлар турында да кайгыртканнар - бахилаларны җиңел генә кияргә һәм салырга ярдәм итә торган аппаратлар куелган. Өлкән яшьтәгеләргә монысы аеруча уңайлы.

Реклама

- Бүгенге көндә безнең районда яңа технологияләр буенча төзелгән модульле 13 фельдшер-акушерлык пункты бар. Алар барысы да әйбәт кенә эшлиләр. Һәркайда да штат тупланган, медицина хезмәткәрләре пациентларны кабул итәләр, - диде Биектау районының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Фасил Вәлиев.

Фельдшер-акушерлык пунктларын төзү программасы республикада моннан 8 ел элек башланган иде. Шушы дәвердә Татарстанда 500ләп модульле фельдшер-акушерлык пунктлары барлыкка килде. Күлле бистәсендәге фельдшерлык пункты Татарстан Республикасында “Сәламәтлек саклау” программасын тормышка ашыру кысаларында төзелгән өч йөзенчесе - юбилейлысы иде. 2024 нче елда милли проектны гамәлгә ашыру төгәлләнгәнгә кадәр Биектау районында әле тагын дүрт фельдшер-акушерлык пункты ачылачак.

Эрнест АБДУЛАЕВ, Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев