Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Фельдшер-акушерлык пунктлары күбәйгәннән күбәя

Тиздән Биектау районында тагын берничә фельдшер-акушерлык пункты барлыкка киләчәк. Халык телендә алар ФАПлар дип йөртеләләр.

Биек т ау р айонының Каймар авылында йортлар яңгырдан соңгы гөмбәләр кебек калкып чыгалар. Мондый актив төзелеш биредә әле чагыштырмача күптән т ү г е л б а ш л а н г а н . Я ңа кешеләр белән бергә авылга яңартылган модульле фельдшер-акушерлык пункты да килгән. Быел ул ачылыр, дип планлаштырыла.

Чернышевка авылында да фельдшер-акушерлык пункты ишекләре ачылуны түземсезлек белән көтәләр. Моннан сигез ел элек медицина ярдәме пунктларын яңарту программасы башланып киткән иде. Иске бинаны япканнар. Быел, ниһаять, яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылачак. Мондый пунктларда “дәвалау эше” сертификатына ия булган фельдшер һәм акушер эшләячәк.

Ювас авылында да беренче тапкыр модульле фельдшер-акушерлык пункты пәйда булачак. Бөреле җәнлек совхозы бистәсендә агымдагы елның иң озак көтелгән вакыйгасы булачак. Анда да модульле амбулатория төзелгән һәм бу программаны тормышка ашыру кысаларында эшләнгән.

Реклама

- Капиталь ремонт һәм модульле фельдшер-акушерлык пунктларын һәм амбулаторияләрне төзү программасы 2012 нче елда башланган иде. Беренче булып Сасмак модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды, - диде Биектау районы үзәк хастаханәсенең оештыру-методик кабинетының өлкән фельдшеры Фоадия Зәйнуллина.

- Район буенча барлыгы бүгенге көндә 14 модульле фельдшер-акушерлык пункты эшли. Бөтен республика күләмендә, нигездә һәр авылда, фельшер-акушерлык пунктлары төзү һәм ремонтлау эшләре бара. Быел 50 пунктны төзү һәм капиталь ремонт ясау планлаштырылган. Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгында белдергәнчә, республикада пунктлар җитмәү алай нык сизелми инде.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев