Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

"Евровидение-2017" Украинадан Россиягә күчәргә мөмкин

Украина октябрь аена кадәр оештыру мәсьәләләрен хәл итмәгән очракта Россия "Евровидения-2017" не уздыру хокукын алырга мөмкин. Россия "Евровидения-2017" не уздыру хокукын алырга мөмкин, Украина октябрь аена кадәр оештыру мәсьәләләрен хәл итмәгән очракта бу, дип хәбәр итә РИА "Новости" "Известия" газетасына сылтама белән. Европа тапшырулары берлегендә (ЕВС) Киевнең якын арада конкурсны...

Украина октябрь аена кадәр оештыру мәсьәләләрен хәл итмәгән очракта Россия "Евровидения-2017" не уздыру хокукын алырга мөмкин.

Россия "Евровидения-2017" не уздыру хокукын алырга мөмкин, Украина октябрь аена кадәр оештыру мәсьәләләрен хәл итмәгән очракта бу, дип хәбәр итә РИА "Новости" "Известия" газетасына сылтама белән.

Европа тапшырулары берлегендә (ЕВС) Киевнең якын арада конкурсны үткәрү урынын һәм әлеге чараны финаслау чыганагын ачыкларга тиешлеген билгеләп үттеләр. Украина хөкүмәте ачык җавап бирә алмаганда, "Евровидение" не уздыру хокукы башка илгә бирелергә мөмкин.

"Алардан җиңүче статусын беркем дә ала алмый. Шулай да, вакыт үтү сәбәпле, әлеге карар инде кабул ителергә тиеш иде. Без өч шәһәрнең әлеге конкурсны үткәрү хокукы өчен көрәш алып барганын игътибар белән күзәтәбез, әмма нәтиҗә турында рәсми рәвештә кайчан әйтелер, белмибез. Соңгы срок - октябрь башыннан да соң була алмый", - дип хәбәр ителгән ЕВС матбугат хезмәтендә "Известия"ялеләргә".

Австралияме, Россияме?

Европа берлеге кагыйдәләре буенча, "Евровидения-2017"нең номиналь хуҗасы Австралия булырга тиеш, чөнки ул 2016 елда икенче урынны яулады. Әмма конкурс Европадан читтә үтәргә тиеш түгел. Һәм менә монда Россия өметләнә ала, ул "Евровидения-2016" да өченче урында булды.

Европа берлегендә Украинаны "Евровидения-2017" бәйгесен үткәрү хокукыннан мәүрүм иткәндә, Австралия һәм Россия конкурсны оештыруда калачаклар, дип билгеләп үттеләр.

Украина проблемалары

Украина "Евровидение-2017" не үткәрү хокукын Стокгольмда җырчы Җамала җиңүеннән соң яулый. Шуннан соң җырчы илендә бәйгенең кайсы шәһәрдә үтәргә тиешлеге турынды кызу бәхәсләр башлана.

Сайлап алу турыннан соң финалга өч шәһәр: Киев, Днепр ( элеккеге Днепропетровск) һәм Одесса чыга. Шуннан бирле бәйге башкаласы хәбәр ителәчәк матбугат конференциясе "финанс проблемалары"на бәйле рәвештә берничә тапкыр кичектерелгән.

"Евровидение" Украинада 2005 елда бер тапкыр узган инде. Ул вакытта конкурс Киевнең Спорт сараенда шактый гына җәнҗаллар белән узган. Баштан оештыручылар бәйге үткәрү урынын билгели алмаган, соңрак инде бюджет акчаларын үзләштерүдә низаглар чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев