Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Эверест” футболчылары алдынгылыкны бирмәскә тырышалар

“Эверест” футболчылары быелгы сезонда җанатарларын ике фронтта уңышлы уйнаулары белән сөендереп киләләр. ТР беренчелегенең Югары лигасында безнең команда лидерлар өчлегендә ышанычлы адымнар белән атлый һәм сезон нәтиҗәләре буенча призлы урынга исәп тота. Әле югыйсә биектаулылар республика футболы элитасында икенче генә сезоннарын уздыралар.

Шушы көннәрдә генә Станислав Тюринда тәрбияләнүчеләр 2020/2021 нче сезонның Татарстан Республикасы Кубогы ярымфиналына да уздылар. Безнең команда ТР Кубогына юлны 1/8 финалы стадиясеннән башлап җибәрде, анда кискен көрәштә Татарстан башкаласыннан бик көчле “Нәфис” командасын җиңде. Ике уен суммасы буенча исәп 2:2 булды, әмма турнир кагыйдәләре буенча исәп тигез булган очракта тупларны барып уйнаганда (выезд) күбрәк кертә алган команда алга уза. Безнең футболчыларга ¼ финалга узарга нәкъ менә шул “выездной гол” кагыйдәсе ярдәм итте дә инде. Алар анда Чистайдан “Труд” командасы белән очраштылар. “Эверест” уенчыларының осталыгы беренче матчта ук үзен сиздерде. Үзләрендәге 7:0 исәбе белән җиңү биектаулыларга җавап көрәшенә, лидерларын саклау өчен, кыскартылган составта барырга мөмкинлек бирде. Составның иң ныгы булмауга да карамастан, “Эверест” уенчылары Чистайдан җиңү белән кайта алдылар. Башта безнең команда өчен барысы да уңай булып тормаган иде. Беренче минутлардан ук “Труд” уенчыларының җанатарлары каршында көндәшләренә каршы көрәш ачачаклары аңлашылды. 7 голлы өстенлекне җиңүе чынга ашмаслык булуын барысы да аңласалар да, теләсә нинди исәп белән җиңүе мөмкин иде. 18 нче минутта “Чистай” Артем Фроловның төгәл һөҗүме нәтиҗәсендә алга чыкты. Әмма хуҗаларның уенны шундый көчле башлап җибәрүләренә биектаулылар каушап калмадылар. Алар үзләре белгәнчә уйнадылар һәм тупны күздән ычкындырмадылар. Командалар киенү бүлмәсеннән икенче таймга чыгу белән кунаклар эшкә керештеләр. Икенче тайм башланып ике минут узуга хуҗалар капкасына пенальти билгеләнде, аны Марат Сагиров тормышка ашырды. Аннары Чистайның “тырыш уенчылары” бөтен көчләренә җиңүгә ирешергә омтылдылар, әмма 74нче минутта Марат Сагиров ике туп кертте. Шулай итеп, “Эверест”, ике уен суммасы буенча чистайлыларны 9:1 исәбе белән отып, Кубокның ярымфиналына узды. Моннан соңгы раундта “Эверест” Яшел Үзәннән “Авангард” белән очрашачак. Шушы команда белән алар үз кырларында һәм республика чемпионатының булачак турында уйнаячаклар. Уен 25 июльдә узачак. Безнең футболчылар ике турнирның берсендә булса да медальләргә ирешерләр, дип өметләнәбез.

Реклама

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев