Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Эшсезлек кимеде

Ноябрь башына Татарстанда 27 мең эшсез теркәлде. Агымдагы ел уртасыннан эш урыннарының эшсезләргә караганда артыграк булуы күзәтелә, ә ел башына исә саннар киресенчә - 1 вакансиягә 4 эшсез туры килә иде. Бу турыда республиканың тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Муратов җитәкчелегендәге ведомствоара комиссиясе...

Ноябрь башына Татарстанда 27 мең эшсез теркәлде.

Агымдагы ел уртасыннан эш урыннарының эшсезләргә караганда артыграк булуы күзәтелә, ә ел башына исә саннар киресенчә - 1 вакансиягә 4 эшсез туры килә иде. Бу турыда республиканың тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Муратов җитәкчелегендәге ведомствоара комиссиясе утырышында Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хәбәр итте.
Эшсезләр республиканың икътисади яктан актив халкының 4,3 процентын тәшкил итә. Тулы булмаган эш көне режимында хәзер 2578 кеше эшли. Чагыштыру өчен: узган елның шул ук чорына мондыйлар 9559 кеше иде. Агымдагы ел башыннан кыскартылу буенча 10,7 мең кеше эшеннән азат ителде. Алдагы 3 айда тагын 2,4 мең кеше эшеннән җибәреләчәк. Мәгариф, казначылык, полиция органнарында, ликер-аракы предприятиеләрендә һәм өлешчә салым органнарында кыскартулар бара, диде Клара Таҗетдинова.
10 айда Мәшгульлек органнарына төрле сораулар белән 250 меңләп кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 71 меңе эш тапкан, 10 мең эшсез, белемен үзгәртеп, яңа һөнәрле булган.
Әмма хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлтелгән барлык программалар да тигез бармый. Бу, барыннан да бигрәк, зарарлы шартларда эшләүче хатын-кызларга өстәмә һөнәри белем бирү һәм стажировкалар. 1 мең кешене укытырга планлаштырган идек, әмма бүгенге көнгә бу сан нибары 193 кенә. Зарарлы шартларда эшләүче хатын-кызларны өстәмә һөнәри белем алырга иң күп җибәрүче Әлмәт районы, диде министр урынбасары.
Баласын 3 яшькә кадәр карау ялында булган хатын-кызларны һөнәри әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү программасы буенча 3 мең хатын-кызны укыту планлаштырылган булган, әмма бүгенге көнгә нибары 2668 кеше генә белем ала.
Инвалидларны эшкә урнаштыру өчен бирелгән акчалар начар үзләштерелә. Зәй, Тукай, Норлат, Актаныш, Алексеевск, Балтач, Кукмара, Менделеевск һәм Минзәлә районнары планлаштырылганның барысын да тормышка ашырдылар һәм хәтта өстәмә акча да алдылар, диде Клара Таҗетдинова.
Беренче вице-премьер Равил Муратов программалар буенча бирелгән акчаларны сарыф итүне контрольдә тотуны таләп итте.
Үзеңне үзең эш белән тәэмин итүгә һәм җәмәгать эшләренә кагылышлы программалар буенча гына проблемалар юк. "Ноу-хауны барысы да үзләштерде", - диде ул. Өйләрдә йон әйберләр әзерләү буенча үзеңне үзең эш белән тәэмин итү программасы, беренче вице-премьер сүз-ләренә караганда, бик авыр бара. "Бу программаны тагын дәвам иттерергә кирәк. Монысы авыл җирлекләре эше. Бу бит республика бюджетыннан бер тиен дә тотарга кирәк булмаган эш урыннары дигән сүз, аннары кешеләр үзләре дә хезмәтләре өчен акча алалар", - диде Р. Муратов. Ул Хез-мәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына армиядән кайткан егетләрне "Д" һәм "Е" категорияләренә шоферлыкка укыту мәсьә-ләсен контрольдә тотарга кушты. Шофер - Казанда сорау иң зур булган белгечлекләрнең берсе.
М.ТИМОНИНА әзерләде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев