Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Энергоуниверситет җитәкчесе

Илдар Халиков Казан энергоуниверситетының яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Ул - "Сетевая компания" генераль директорының инвестицияләр буенча урынбасары Эдвард Абдуллаҗанов. Эдвард Юныс улы - безнең район кешесе. Ул заманында Биектау комсомол райкомының беренче секретаре, Биектау РЭСы начальнигы булып эшләде. Оештыру сәләтен һәм һөнәри осталыгын күреп, аны Казанга эшкә чакырдылар. Хәзерге вакытта...

Илдар Халиков Казан энергоуниверситетының яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Ул - "Сетевая компания" генераль директорының инвестицияләр буенча урынбасары Эдвард Абдуллаҗанов.

Эдвард Юныс улы - безнең район кешесе. Ул заманында Биектау комсомол райкомының беренче секретаре, Биектау РЭСы начальнигы булып эшләде. Оештыру сәләтен һәм һөнәри осталыгын күреп, аны Казанга эшкә чакырдылар. Хәзерге вакытта ул «Сетевая компания»нең генераль директоры урынбасары иде. Э.Абдуллаҗанов энергетика университетын тәмамлаган. И.Халиков әйткәнчә, ул күптән зур энергетика өлкәсендә эшли. Аның 2007 елдан алып КДЭда кафедра мөдире булуын да билгеләп үтте.

Вузга ТР Хөкүмәте вице-премьеры - ТР энергетика министры Илшат Фәрдиев, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, шәһәр вузлары ректорлары һәм башкалар килде.

Илдар Халиков үз чыгышында КДЭУның элеккеге ректоры Юрий Петрушенконың агымдагы елның ноябрендә вафат булуы сәбәпле, туганнарының һәм хезмәттәшләренең кайгысын уртаклашты. Аннары ул Казан дәүләт энергетика университеты ректоры вазифаларын башкаручы итеп Эдвард Абдуллаҗановны билгеләү турындагы боерыкны укыды.

"Бу карарны кабул иткәнче күп факторларга һәм аргументларга таяндык. Ректор энергетика системасын, вузны белергә һәм аның бу өлкәдә элемтәләре булырга тиеш", - дип билгеләп үтте И.Халиков.

"Ышанычыгыз өчен зур рәхмәт! Бурыч куелды, хәзер безне нәтиҗәле уртак эш көтә", - дип билгеләп үтте Казан дәүләт энергетика университеты ректоры вазифаларын башкаручы Эдвард Абдуллаҗанов.

Якташыбызга яңа эш урынында иҗади уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев