Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Юллар яңартуга мохтаҗ

Биектауда юлларны вак таш белән түшәү һәм яңа юллар салуга зур әһәмият бирелә. Районда яшәүчеләр саны артканнан-арта. Һәркемнең үзе яшәгән йортка кадәр уңайлы юлдан кайтып җитәргә теләве дә аңлашыла. Тик бу бер көндә генә башкарып чыга торган эш түгел. Райондагы барлык юлларны берьюлы төзү һәм төзекләндерүгә бюджет акчасы җитми. Биектауда яңартылган юллар саны елдан-ел күбәя.

Агымдагы ел азагына кадәр Биектау районында биш мең метрдан артык юлга асфальт түшәлергә, өч мең метрга якын юлга вак таш җәелергә тиеш. Бу эшнең шактый өлеше башкарылган инде, кайбер урыннарда эш дәвам итә.

“М-7” трассасын реконструкцияләүгә бәйле рәвештә, 2020 елда “Щербаковка” бакчачылык ширкәтенә юл ябылган иде. Район җитәкчелегенең тырышлыгы белән бакчачыларның баш бәласенә әверелгән мәсьәлә хәл ителде. Бүген биредә яңа юл төзиләр.

Йөзгә якын җир кишәрлеге хуҗасы эш тәмамланганны зур түземсезлек белән көтә. Яңа юлдан федераль трассага куркынычсыз рәвештә чыгарга мөмкин булачак бит. Эш барышы турында безгә төзүчеләр үзләре сөйләде.

Реклама

– Хәзерге вакытта “Щербаковка” бакчачылык шикәтенә юл төзелеше алып барыла, аның озынлыгы 1180 метр тәшкил итәчәк. Барлык эшләрне ноябрь башына кадәр төгәлләргә ниятлибез, – диде юл эшләрен алып баручы Сергей Кисильев.

2021 елда Биектауда барлыгы 21 участокта юл эшләрен башкару күздә тотылса, шуларның 16сында вак таш һәм асфальт җәегән инде. Юлларны төзекләндерүгә 70 миллион сумга якын акча тотылачак. Әлеге акчаның бер өлеше – республика бюджетыннан, калганы муниципаль казнадан бүлеп биреләчәк.

Эрнест Абдулаев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев