Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Дилә Яһудина - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Дилә Яһудина. Тиздән Яңа ел. Әлеге бәйрәзм безнең халыкның иң көтеп ала торган, иң яратып бәйрәм ителә торган, шатлык һәм сөнечләр көтә торган...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Дилә Яһудина.

Тиздән Яңа ел. Әлеге бәйрәзм безнең халыкның иң көтеп ала торган, иң яратып бәйрәм ителә торган, шатлык һәм сөнечләр көтә торган бәйрәме. Тик Дилә әлеге вакыйгага юмор белән карый һәм үзенең битендә: "Тиздән аш бүлмәсендә мандарин исе, суыткычта салат исе булачак урамда -кар, телевизорда - "Один дома" фильмы һәм Cоcа-Colа рекламасы булачак , - дип язып куйган".

Дилә Яһүдина 9 нчы май көнне дөньяга килгән. 9 нчы май көнне дөньяга килгән кешеләр, иҗади яктан хыялый Үгезбозау йолдызлыгына керәләр. Әлеге мөлаем, якты йөзле, матур күзле кыз актив тормыш рәвеше алып барырга ярата. Улы белән ул байдаркаларда, кар чаналарында йөрергә ярата.

Диләгә сәламәтлек, оптимизм һәм күңел күтәренкелеге телибез.

"Вконтакте" да безнең төркемдә теркәл, икенче тапшыруда безнең алып баручылар нәкъ менә сезнең "йолдызы"гызны кабызырга мөмкин. Тагын шунысын да әйтеп китәбез, декабрь аеннан радио «Ай йолдызы»н ачыклый башлады. «Ай йолдызы» булыр өчен "ВКонтакте"дагы рәсми төркемебездә урын алган альбомда күңелегезгә ошаган катнашучыга лайк куярга кирәк.

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев