Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Чемпионнар бары тик тырыш хезмәт нәтиҗәсендә генә барлыкка килә

10 нчы декабрьдә дөньяда ел саен, әлегә рәсми төстә булмаса да, Бөтендөнья футбол көне билгеләп үтелә. Моның белән Халыкара бергәлек спортның миллионлаган кеше өчен уен гына түгел, тормыш рәвеше булган төрен игътибар үзәгендә тотуын белдерә.

Дөньяда иң популяр спорт төрен яратучылар Биектау районында да җитәрлек. Бары 2021 елда гына да 2 Татарстан Кубогы яуланды. Беренчесен район ирешкән нәтиҗәләргә “Биектау” спорт мәктәбенең 2006-2007 елгы спортчылары өстәде. Мини-футбол буенча финалы агымдагы елның язында Болгарда узган республика Кубогында районның яшь футболчылары ышанычлы рәвештә беренче урынны алдылар. Моннан тыш алар өч ел рәттән Казанның Яшьләр лигасында да оттылар. Ә декабрь азагында аларга мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге финалында да иң көчле команда исеме өчен көрәшергә кирәк булачак. Ел нәтиҗәләре буенча районның спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең титуллары күбрәк тә булыр иде. Әмма, ни кызганыч, республиканың кече шәһәрләре һәм районнары арасында футбол буенча ТР Беренчелеге финалында катнашу өчен матди яктан тәэмин итү тиешле дәрәҗәдә булмады. Тренерлар Станислав Тюрин һәм Александр Петуховта тәрбияләнүчеләр иң көчлеләр дүртлегенә керделәр, әмма финал этабына бармадылар.

Биектау командасының баш тренеры ниләр бәрабәренә тотрыклы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булуы турында сөйләде.

- Без үсмерләр белән күнегүләрне даими уздырабыз. Шөгыльләр атнага дүрт тапкыр үткәрелә. Аннары 2006-2007 елгы үсмерләр арасында да, шулай ук ир-атлар командалары арасындагы турнирларда да тотрыклы катнашабыз. Хәзерге вакытта үзебезнең яшь төркемендә мини-футбол буенча республика финалына әзерләнәбез. Бер үк вакытта ир-атлар командалары арасында Казанның мини-футбол Федерациясе 3 нче лигасында да катнашабыз. Әлеге турнирда без катнаш составта булдык. Үсмерләр белән бергә яшь уенчыларга ир-атлар футболына ияләшергә булышучы тәҗрибәле егетләрне билгеләдек, - диде тренер Станислав Тюрин.

Реклама

Буыннар алышыну - теләсә кайсы спорт коллективы тормышында котылгысыз хәл. Районның үсеп килүче яшьләренә берничә елдан футбол кырында җитдирәк турнирларда үзләренең нәрсәгә сәләтле булуларын исбатларга кирәк булачак. Ә әлегә бу рольне “Эверест” футболчылары бик яхшы башкаралар. Команда, республиканың һәвәскәрләр футболы элитасында нибары икенче ел гына булса да, моңа кадәр ирешелмәгән дәрәҗәгә күтәрелде. Тарихта беренче тапкыр ТР Кубогын авыл җиреннән килгән коллектив яулады. Биектаулылар җирле трибуналар ярдәмендә көндәшләр кырында Әлмәттә җиңделәр. Шунлыктан җиңү тагын да кадерлерәк булды.

Биектау районы футболчылары Бөтендөнья футбол көнен үзенчәлекле итеп билгеләп үтәргә җыенмыйлар. Барысы да гадәттәгечә булачак, алар чемпионатның чиратгагы уенына әзерләнү өчен спорт комплексында җыелачаклар. Чөнки чемпионнар бары тик тырыш хезмәт нәтиҗәсендә генә барлыкка килә.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев