Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Cалым түләүченең шәхси кабинеты”

Россия Федераль салым хезмәтенең ТРдагы 3 нче районара инспекциясе белдергәнчә, 2011 елда Россия Федераль салым хезмәте гражданнарга хәбәр итүнең яңа формасын раслады, бу - бердәм салым уведомлениесе (ЕНУ). Хәзер салым түләүчеләр бер документта бер, ике яки өч салым суммасы турында мәгълүмат алачаклар. Уведомлениенең эчтәлеге кешенең салым салу объектлары - мөлкәт,...

Россия Федераль салым хезмәтенең ТРдагы 3 нче районара инспекциясе белдергәнчә, 2011 елда Россия Федераль салым хезмәте гражданнарга хәбәр итүнең яңа формасын раслады, бу - бердәм салым уведомлениесе (ЕНУ).
Хәзер салым түләүчеләр бер документта бер, ике яки өч салым суммасы турында мәгълүмат алачаклар. Уведомлениенең эчтәлеге кешенең салым салу объектлары - мөлкәт, җир участоклары, транспорт чаралары булуга караячак. Салым органнарының тагын бер яңалыгы - салым түләүчеләр белән кире элемтә мөмкинлеге. Уведомлениене алучы документ белән бергә бирелә торган гариза формасын тутырганда инспекциягә төгәлсезлекләр яки мәгълүматларның дөрес булмавы турында хәбәр итә.
Уведомлениедә салым салу объекты, салым базасы, салымнар һәм ташламалар суммасы элеккечә күрсәтеләчәк. Элеккеге кебек, аның белән бергә түләү документы биреләчәк. Инде хәзердән үк сез салым уведомлениесен электрон төрдә ала аласыз. "Cалым түләүченең шәхси кабинеты" ("Личный кабинет налогоплательщика") Интернет-сервисы" - салым түләүчеләргә салым органына үзең барып мөрәҗәгать итми генә күчемле һәм күчемсез милек объектлары, исәпләнгән һәм түләнгән салым, бюджет алдында салымнар буенча бурычлар турында актуаль мәгълүматны алырга, бюджет белән расчетларның торышына контрольлек итәргә мөмкинлек бирүче сервис.
Аннан файдаланып алынган мәгълүмат салым сере булып тору сә-бәпле, Сервиска керү мөмкинлеген алу өчен салым түләүченең мәгълүматларын чит затлар алу мөмкинлегеннән саклаучы теркәлү тәртибе каралган. Сервиска керү өчен логин һәм пароль кертергә кирәк. Шәхси кабинетка керү мөмкинлеген алу өчен салым инспекциясенә гариза бирү зарур, логин (сезнең ИНН) һәм беренчел пароль булган теркәлү картасы берничә минут эчендә эшләнәчәк, ул төп-төгәл бер календарь ае дәвамында гамәлдә була.
Аннан соң сез үзегезнең блокларга бүленгән барлык мәгълүматларыгызны күрәсез. Әгәр сез "Салым түләүченең шәхси кабинеты"ндагы мәгълүматта төгәлсезлек тапсагыз, шушы Сервис аша турыдан-туры салым органына мөрәҗәгать итү зарур. Теркәүче органнарда мәгълүматларга ачыклык керткәннән соң хата төзәтеләчәк һәм сез моны үзегезнең "Шәхси каби-нет"ка кергәч күрерсез.
Хәзер сез өйдән чыкмый гына, тәүлегенә 24 сәгать буе эшләүче "Салым түләүченең шәхси кабинеты"ннан файдаланып, үзегезнең салымнар белән бәйле күп эшләрегезне башкара аласыз.
Сервис Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе порталының баш битендә www.r16. nalog.ru адресы буенча (2 биткә күчкәндә уңда) урнашкан. Аннан файдаланучы үзенең шәхси вакытын экономияли!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев