Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Булдыклы сыер савучылар

Узган шимбәдә Чыршыда машина белән саву операторларының район конкурсы узды. Терлекчеләр теория, аппаратны сүтү һәм җыю, саву технологиясе буенча имтихан тапшырдылар. Иң яхшы сыер савучы дигән исемне "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятеннән Әнзия Әүхиева яулады. Аңа күчмә Кубок, җиңүчегә бирелә торган кызыл тасма, медаль, Мактау грамотасы һәм акчалата премия тапшырылды. 15...

Узган шимбәдә Чыршыда машина белән саву операторларының район конкурсы узды. Терлекчеләр теория, аппаратны сүтү һәм җыю, саву технологиясе буенча имтихан тапшырдылар. Иң яхшы сыер савучы дигән исемне "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятеннән Әнзия Әүхиева яулады. Аңа күчмә Кубок, җиңүчегә бирелә торган кызыл тасма, медаль, Мактау грамотасы һәм акчалата премия тапшырылды. 15 нче июньдә аңа машина белән саву операторларының республика конкурсында катнашырга кирәк булачак. Икенче урында "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәтеннән Гөлсинә Сәлахетдинова, өченчедә - "АгроСтар" җаваплылыгы чикле ширкәтеннән Гөлфаяз Шакирҗанова. Яшь сыер савучылар арасында "Ватан" авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикле ширкәтеннән Таңсылу Хәлилова җиңде. Икенче урынны "Правда" җаваплылыгы чикле ширкәтеннән Гөлфинә Гыйззәтуллина яулады, өченче урында - "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәтеннән Елена Семенова.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев