Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бөтен дөнья коронавируска каршы яуга күтәрелде

Татарстан Президенты күрсәтмәсе нигезендә, республикада 30 гыйнварда коронавируска каршы тору буенча махсус штаб оештырылды. Республикада 15 апрельгә кадәр үзгә санитар режим кертелде.

Коронавирус бүген иң еш телгə алына торган темаларның берсе. Нинди генə мəгълүмати чыганаклар аның турында нилəр генə язмый да, нилəр генə сөйлəми. Кайсы дөрес, нəрсəгə ышанырга, нидəн куркырга, ничек сакланырга һəм башка шундый сораулар борчый бүген кешелек дөньясын. Бу темага берникадəр ачыклык кертү өчен без Биектау районы үзəк хастаханəсенең врач-эпидемиологы Айрат Сираҗиев белəн əңгəмə кордык.

- Айрат Маратович, коронавирус турында тулырак сөйлəп китегез əле. Ул чынлап та шулай ук куркынычмы?

- Бу яңа вирус, моңа кадəр кешелек дөньясына билгеле булмаган яңа төр тере организм. Ул COVID-19 авыруы китереп чыгара. Бүген əлеге вирус бөтен дөньяны стресс хəлендə тота. Əйтергə кирəк, яңа вирусның «туганнары» белəн без инде 2000 нче еллар башында очрашкан идек. Əмма еллар узган саен шул ук вирус үзгəрешлəр кичереп тора һəм яңа төрдə əйлəнеп кайта.

- Үзебезнең җирлеккə əйлəнеп кайтыйк əле. Безнең районда авыручылар бармы?

- Бүгенге көндə безнең районда коронавирус белəн авыручылар юк. Əмма авыру таралган иллəрдəн кайткан кешелəр бар. Алар 14 көн дəвамында безнең күзəтү астында тора. Табиб көн саен аларның өйлəренə бара, температураларын үлчи һəм аларның сəламəтлеге турында тиешле урыннарга хисап биреп тора.

- Айрат Маратович, инде билгеле булганча, район үзəк хастаханəсе бу мəсьəлəгə бик җитди карый. Барысы да күзəтү астына алынган һəм əзерлек сагында тора. Ə биектаулыларга шушындый катлаулы көннəрдə нинди киңəшлəр бирер идегез? Үзеңдə коронавирус симптомнарын сизсəң кемгə мөрəҗəгать итəргə, кая барырга?

- Иң беренче чиратта, хөкүмəт тарафыннан күрелə торган саклану чараларын төгəл үтəргə кирəк. Чит иллəргə, чит төбəклəргə барудан тыелып торырга киңəш ителə. Халык күплəп йөри торган урыннарга чыгудан да тыелырга кирəк. Икенчедəн, коронавирус симптомнары килеп чыга икəн, бу турыда кичекмəстəн хастаханə табибларына хəбəр итəргə кирəк. Безнең табиблар эпидемиологик анамнез үткəрə. Бу кеше авыру күплəп таралган иллəрдə, төбəклəрдə булганмы, авыручылар белəн контактка кергəнме һəм башка фактларны ачыклый. Əлбəттə, симптомнар барлыкка килгəн кешене тиз арада башка кешелəрдəн аерым урнаштыру коронавируска каршы көрəшнең иң үтемле чарасы булып тора.

- Вирус бармы-юкмы икəнлеген ачыклау өчен кеше 2 атна дəвамында изоляциядə яшəргə тиешме?

- Ə й е , н ə к ъ ш ул а й . Коронавирусның инкубацион чоры ике атна дəвам итə.

Реклама

- Айрат Маратович, билгеле булганча, предприятиелəр, уку йортлары, балалар учреждениелəре, офислар карантинга ябыла. Ə медицина учреждениелəре, медпунктлар, аптекалар ничек эшлəячəк?

- М е д и ц и н а учреждениелəре барысы да элек ничек эшлəгəн, ш у л а й э ш л ə ү л ə р е н дəвам итəчəк. Безнең хастаханəдə авыруларны кабул итү бүлеге тəүлек буена эшли. Ашыгыч медицина ярдəме хезмəте дə шундый ук режимда эшли.

- А в ы р ы п к и т к ə н кешелəр нинди анализлар тапшыра, аларны инфекцион бүлеккə нинди очракларда салалар?

- Үзендə короновирус симптомын сизгəн кеше борыныннан, авыз куышлыгыннан мазок бирə. Əлеге анализлар ашыгыч рəвештə республика инфекцион хастаханəсенə озатыла.

- Айрат Маратович, барлык кешелəрне борчый торган тагын бер сорау калды - ул да булса авыруны кисəтү юллары, профилактик чаралар турында. Маскалар бу очракта ярдəм итəрме, антисептик препаратлар вируска каршы тора аламы? Бу бата башлаганда саламга тотыну гына түгелме?

- Əлбəттə, маскалар, антисептик препаратлар үз функциялəрен үтилəр һəм яхшы нəтиҗəлəр бирəлəр. Вакцина һəм этиотроп терапия турында сүз дə бармый, чөнки алар өстендə галимнəр, табиблар эшлилəр генə əле. Үзегез əйтеп үткəнчə, иң яхшы чара - профилактика. Шəхси гигиена, карантин талəплəрен төгəл үтəү, əлбəттə, авыруны булдырмый калу юлында төп саклану чаралары булып тора.

- Əңгəмəгез өчен Сезгə зур рəхмəт. Безне вирус читлəп үтəр дигəн өметтə калабыз.

Əңгəмəне Энҗе ГАРƏФИЕВА алып барды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев