Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Бөреле”нең үз конкурсы

"Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә машина белән саву осталары конкурсы уздырдылар. Үзләре өчен генә оештырылган әлеге бәйгедә район күләмендә иң күп сөт җитештерүче хуҗалыкның барлык бү-лекләрдәге сыер савучылары катнашты. Беренче урын Чыпчык бүлегендә эшләүче Әнзия Әүхиевага бирелде, икенче урында - Бөреледән Резедә Алимова, өченчедә - Чыпчык бүлегеннән Гөлнур Бикмуллина. "Бөреле" ябык...

"Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә машина белән саву осталары конкурсы уздырдылар.
Үзләре өчен генә оештырылган әлеге бәйгедә район күләмендә иң күп сөт җитештерүче хуҗалыкның барлык бү-лекләрдәге сыер савучылары катнашты. Беренче урын Чыпчык бүлегендә эшләүче Әнзия Әүхиевага бирелде, икенче урында - Бөреледән Резедә Алимова, өченчедә - Чыпчык бүлегеннән Гөлнур Бикмуллина. "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Марат Җаббаров аларга Кубоклар, медальләр, Мактау грамоталары, призлар тапшырды. Конкурста җиңүчеләр шулай ук хуҗалык хезмәттәшлек итә торган "Эдельвейс-М" КМП ябык акционерлык җәмгыятеннән дә бүләкләр алдылар.
Бу көнне башка, аерым алганда "Сөт җитештерү технологиясен үтәгән өчен" дигән мөһим номинациядә дә иң яхшы сыер савучылар билгеләп үтелде. Конкурста катнашкан һәр хезмәтчәнгә кызыксындыру призы тапшырылды.
Һөнәри ярышлар тәмамланганнан соң аралашуны бәйрәм табыны янында хуҗалыкның барлык бүлекләрендә эшләүчеләр көче белән әзерләнгән концерт дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев