Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бөреле авыл җирлегендә Җиңү бәйрәме юбилеен тантаналы төстә билгеләп үттеләр

Бүген Бөреле авылында күп кеше катнашында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг булып узды. Бөреле җәнлек совхозы бистәсендә яшәүчеләр, укучылар "Тиенкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм кунаклар сугышта һәлак булган һәм сугыштан соңгы елларда үлгән якташлар хөрмәтенә куелган мемориал янында җыелдылар. Юбилейга багышлап мемориаль комплекста махсус Уралдан алып кайткан гаубицаны постаментка...

Бүген Бөреле авылында күп кеше катнашында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг булып узды. Бөреле җәнлек совхозы бистәсендә яшәүчеләр, укучылар "Тиенкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм кунаклар сугышта һәлак булган һәм сугыштан соңгы елларда үлгән якташлар хөрмәтенә куелган мемориал янында җыелдылар. Юбилейга багышлап мемориаль комплекста махсус Уралдан алып кайткан гаубицаны постаментка урнаштырдылар.

Иң мактаулы урыннарда Бөек Ватан сугышында катнашучылар - Минһаҗетдин Ибраһимов һәм Анна Аракчеева, шулай ук Бөреле бистәсенең тыл хезмәткәрләре.

Митинг Җиңү Байрагын алып чыгудан башланды. Аннан соң митингта катнашучылар һәлак булган яктышларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Тантанада катнашучыларны 93 яшьлек Анна Сергеевна Аракчеева җылы котлады. Ул һәркемгә, бигрәк тә яшьләргә зур уңышлар теләде, чөнки нәкъ менә аларга илнең киләчәген төзү бурычы йөкләнә.

Митингта Бөреле авыл җирлеге башлыгы Таһир Баһаутдинов, Бөреле һәм Чыпчык приходлары настоятеле Иоанн атакай, Бөреле мәктәбе укучысы Владислав Лукоянов чыгыш ясады. Район хакимияте исеменнән Бөреле халкын исәп-хисап палатасы рәисе Фаил Мөхәммәтшин котлады. Алар барысы да ветераннар безнең һәм киләчәк буыннарга тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт әйттеләр.

Маргарита ТИМОНИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев