Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биш миллионга якын россияле минималь хезмәт хакы алып эшли

1 июльдән Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 7,5 мең сум тәшкил итә. Россиядә 4,8 миллион кеше минималь хезмәт хакы ала, аларның 1,8е - бюджетта эшләүчеләр дип белдергән Ольга Голодец Федерация Советында узган "Хөкүмәт сәгате"ндә. Бу хакта " РИА Новости" яза. 1 июльдән Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 7,5 мең сум...

1 июльдән Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 7,5 мең сум тәшкил итә.
Россиядә 4,8 миллион кеше минималь хезмәт хакы ала, аларның 1,8е - бюджетта эшләүчеләр дип белдергән Ольга Голодец Федерация Советында узган "Хөкүмәт сәгате"ндә. Бу хакта " РИА Новости" яза.

1 июльдән Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 7,5 мең сум тәшкил итә.

"Без эшләп торучы ярлылар вәзгыятеннән котылырга теләр идек", - дигән Голодец.

1,8 миллион бюджетта эшләүче элегрәк "май указлары"да билгеләнгән категория түгеллеген искәрткән ул.

Реклама

2016 елда федераль бюджет проектында бу указлар үтәлешенә 676,1 миллиард сум каралган, ә агымдагы ел бюджетына бу максатларга 661,5 миллиард сум билгеләнгән.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында хезмәт хакы түләү өлкәсендә бюджет өлкәсенең аерым категория хезмәткәрләренә хезмәт хакын арттыру мөһим бурыч дип билгеләп үткәннәр иде.

Росстат мәгълүматлары буенча 2015 елда гомумән Россия буенча мәктәп укытучыларының уртача айлык хезмәт хакы - 32,6 мең сум тәшкил иткән, мәктәпкәчә учреждение педагогларныкы - 26,5 мең сум, балаларга өстәмә белем бирү учреждение хезмәткәрләренеке - 26,8 мең сум. Вуз укытучыларының уртача айлык хезмәт хакы 50, 7 мең сум, фәнни хезмәткәрләрнеке - 51,7 мең сум, ә табиблар 47,8 мең сум, урта медицина персоналы 26 мең, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре 25,4 мең сум алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев