Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында яңа поликлиника ачылды

Биектаулылар поликлиника ачылганны көздән бирле көтәләр иде инде. Бу бина “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында төзелде. Ачылыш уңаеннан кызыл тасманы кисәргә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТРның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков килде.

Дәрәҗәле кунакларны ипи-тоз, якты йөз белән каршы алдылар. Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тантанага килгән биектаулылар белән бик теләп аралашты, халыкны ниләр кызыксындыруы турында сорашты. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов үзенең рәхмәтен җиткерде.

- Район Башлыгы Рөстәм Галиуллович 2016 нчы елда халык гозере буенча республика җитәкчелегенә бездә заманча поликлиника төзү турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать иткән иде. Ниһаять, 5 елдан соң хыял тормышка ашты, - диде Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов.

Баш табиб Рамил Зиатдиновка тантаналы шартларда символик ачкыч ташырылды. Рәсми ачылыштан соң район үзәк хастаханәсенең иң яхшы хезмәткәрләрен ТР Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр, шулай ук яңа поликлиника проектын тормышка ашырган төзелеш компаниясенә Мактау грамотасы тапшырдылар.

- Поликлиника заманча җиһазлар: компьютер томографы, маммограф, эндоскопик җайланмалар, УЗИ аппараты һәм башка күп нәрсәләр белән тәэмин ителгән. Дәвалау учреждениесе сменага 350 кеше кабул итә алачак. Әлеге поликлиника медицина шәһәрчеге эчендә урнашканлыгы белән дә уникаль, - диде район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рамил Зиатдинов.

Кунаклар һәр кабинетны карап чыктылар. Икенче катта тар белгечләр - психиатр, нарколог, офтальмолог, дерматолог, лор кабул итәчәк. ФГДС, прививкалар, кан алу кабинеты һәм гинекология бүлеге дә шушында урнашкан. Өченче катта яңа җиһазлар белән тәэмин ителгән стоматология бүлеге урнашачак. Өч катлы бинаның мәйданы 2,5 мең квадрат метр тәшкил итә. Чагыштыру өчен әйткәндә, иске бинаның мәйданы ике тапкыр диярлек кимрәк.

- Поликлиника Биектауда яшәүче кешеләргә хезмәт итәр, дип уйлыйм. Заманча медицина җиһазлары, шул исәптән сезнең өчен чит илдән кайтарылганнары да иртәгәдән үк тулы көченә файдаланыла башласын иде, - диде Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Яңа поликлиника пациентларны дүшәмбе, 27 нче декабрьдә кабул итә башлаячак. Ул ачылганнан соң моңа кадәр белгечләр эшләгән бинага балалар поликлиникасы күченәчәк. Ә аның урынында температуралы авырулар өчен фильтр оештырылачак.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев