Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында иң яхшы «Автобабай» билгеле булды

Биектау районында Өлкәннәр көненә багышланган “Автобабай” машина йөртү осталыгы республика бәйгесенең район этабы узды. Конкурста катнашучыларга ике сынау узарга тәкъдим ителде.

 

 Аларның белмәгәннәре юк кебек, ни генә дисәң дә, бәйгедә катнашучыларның машина йөртү тәҗрибәсе дистәләгән еллар белән исәпләнә бит. Конкурста биш кеше үз көчен сынап карарга теләк белдерде. Тест язу өчен 20 минут вакыт бирелгән иде. Әмма беренче конкурсант – Фәрит Галиев әлеге эшне, бер хата да җибәрмичә, 4,5 минут эчендә башкарды. Калганнарга бераз күбрәк вакыт кирәк булды.

 Бәйгенең икенче өлеше машина йөртүчеләрнең күңеленә күпкә якынрак – үз осталыгыңны күрсәтүдән гыйбарәт иде. Сынауны барысы да төгәл узды, аерма бары тик вакытта гына.

– Бәйгедә катнашучыларның һәркайсы сынауны яхшы узарга, хаталар җибәрмәскә тырышты. Шуңа күрә вакыт та күбрәк таләп ителде. Аның каравы, беркем дә штраф алмады, – диде Биектау районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Айрат Әсәдуллин. Теләсә кайсы чараның иң дулкынландыргыч мизгеле – бүләкләү. Җиңүче исеменә Фәрит Галиев лаек булды. Ул көндәшләрен вакыт буенча да, тәҗрибә ягыннан да бик күпкә артта калдырды. Гаҗәп тә түгел! Автобабай 54 елдан бирле машина йөртә.

Реклама

– Автомобиль минем өчен техника гына түгел, ә якын дус та әле. Тәүге тапкыр 1976 елда руль артына утырдым һәм бүген дә “тимер ат”та йөрим. Башта автобус йөртүче булып эшләдем, хәзер башкаларны машина йөртергә өйрәтәм, инстуктор булып эшлим, – ди Фәрит Галиев.

Фәрит Абдуллович район данын бәйгенең зона этабында яклаячак. Калган катнашучылар да игътибардан читтә калмады. Аларга кубоклар һәм “тимер ат”ларына бүләкләр тапшырдылар.

Галия Ильдарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X