Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында үзара салым буенча референдумнар узачак

Якшәмбе, 2016 елның 20 нче ноябрендә Биектау районының барлык авыл җирлекләрендәге сайлау участокларында районның муниципаль берәмлекләре территориясендә гражданнардан үзара салым кертү һәм аның акчасыннан файдалану мәсьәләләре буенча референдумнар узачак. Сез 16 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр участок сайлау комиссиясе бинасында эш көннәрендә 16.00дән 20.00 сәгатькә, ял көннәрендә 8.00дән 16.00 сәгатькә кадәр...

Якшәмбе, 2016 елның 20 нче ноябрендә Биектау районының барлык авыл җирлекләрендәге сайлау участокларында районның муниципаль берәмлекләре территориясендә гражданнардан үзара салым кертү һәм аның акчасыннан файдалану мәсьәләләре буенча референдумнар узачак.

Сез 16 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр участок сайлау комиссиясе бинасында эш көннәрендә 16.00дән 20.00 сәгатькә, ял көннәрендә 8.00дән 16.00 сәгатькә кадәр срогыннан алда тавыш бирә аласыз. Үзең белән паспорт яки аны алыштыра торган башка документ алып килергә кирәк. Әгәр дә сайлаучы нигезле сәбәп белән тавыш бирү көнендә тавыш бирү бинасына шәхсән үзе килә алмый икән, аның тавыш бирү бинасыннан тыш тавыш бирү мөмкинлеге бирүне үтенгән язма яки телдән белдерелгән гаризасы 20 ноябрьнең 14.00 сәгатеннән дә соңгва калмыйча участок сайлау комиссиясенә тапшырылырга тиеш. Референдумда катнашучыларның 50 проценттан күбрәге тавыш бирсә, референдумдагы карар кабул ителгән дип санала. Мәгълүмат һәм референдум карарларын районның wwwv.vysokay-gora.tatarstan.ru рәсми сайтыннан карарга мөмкин.

P.S. Референдум көнендә районның Боз сарае каршында район халкы өчен концерт программасы күрсәтеләчәк, кайнар чәй һәм пылау белән дә сыйланырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев