Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында транспорт һәлакәте: ике бала һәм ике зур кеше каза күргән (ФОТО)

Казан - Малмыж трассасының 30 нчы чакрымында ике җиңел машина "маңгайга-маңгай" бәрелешкән. Бүген сәгать 10 тулып 5 минут узгач Биектау районында 112 кичектергесез хезмәт телефонына Казан - Малмыж машина юлының 30 нчы чакрымында транспорт һәлакәте булуы, анда кешеләр каза күрүе турында хәбәр килеп ирешкән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр...

Казан - Малмыж трассасының 30 нчы чакрымында ике җиңел машина "маңгайга-маңгай" бәрелешкән.
Бүген сәгать 10 тулып 5 минут узгач Биектау районында 112 кичектергесез хезмәт телефонына Казан - Малмыж машина юлының 30 нчы чакрымында транспорт һәлакәте булуы, анда кешеләр каза күрүе турында хәбәр килеп ирешкән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аерым алганда, Казан - Малмыж трассасының 30 нчы чакрымында "Лада Приора" белән "КИА" автомобильләре "маңгайга-маңгай" бәрелешкән. Нәтиҗәдә, дүрт кеше каза күргән, аларның икесе - балигълык яшенә җитмәгән ир бала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре аларны ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшырган, соңгысы тәне казаланганнарны Казанның 7 нче номерлы хастаханәсенә илткән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X