Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районы делегациясе "Бердәм Россия" сәяси партиянең Татарстан төбәк бүлеге уздырган XXVI конференциясендә катнашты

Бүген "Кортсон" кунакханә комплексы мәйданында "Бердәм Россия" Бөтенрәссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең XXVI конференциясе узды. Анда узган дүрт елдагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр чыгарылды. Конференция эшендә Татарстан Республикасы Президенты, "Бердәм Россия" партиясенең Югары советы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов, "Бердәм Россия" партясе Генераль советы Секретаре, Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Сергей Неверов, "Бердәм Россия"...

Бүген "Кортсон" кунакханә комплексы мәйданында "Бердәм Россия" Бөтенрәссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең XXVI конференциясе узды. Анда узган дүрт елдагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр чыгарылды.
Конференция эшендә Татарстан Республикасы Президенты, "Бердәм Россия" партиясенең Югары советы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов, "Бердәм Россия" партясе Генераль советы Секретаре, Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Сергей Неверов, "Бердәм Россия" БСП ТТБ Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасыннан РФ Дәүләт Думасында депутатлар һәм бөтен республикадан 300 гә якын делегат катнашты.
Республикадагы конференция партиянең 1637 беренчел һәм 45 җирле бүлекчәләрендә узган хисап-сайлау кампаниясен тәмамлый.
Чарага Биектау районыннан да делегатлар чакырулы иде. Район делегациясен район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин җитәкләде.
Конференциядә 2016 ел йомгаклары бәян ителде, 2017 елга планнар белән таныштырылды.
Чарада шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин янә "Бердәм Россия"нең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе итеп сайланды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев