Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин сайлауда үз фикерен белдерде

Сайлауларның икенче көне Биектау районында бәйрәм рухында узды. Һәм моңа гаҗәпләнерлек тә түгел, биектаулыларның күпчелеге ял итә һәм сайлау участогына барасы алдан ук планлаштырып куелган. Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да сайлауда үз фикерен белдерде.

Чернышевка авылындагы мәдәният йорты каршында биредә сайлау участогы икәнлеген күз ташлау белән үк аңлап та булмый иде. Чөнки мәдәният хезмәткәрләре ишек тирәләрен үзләре әзерләгән күргәзмә белән бизәргә тырышканнар.

- Сайлауларны һәр кеше, Россия Федерациясенең һәр гражданины өчен чын бәйрәм дип саныйм. Бу көнгә без яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән күргәзмә оештырырга, барысына да безнең җирлектә үз участокларында бик күп төрле яшелчә һәм җиләк-җимешләр үстерә торган тырыш кешеләр яшәвен күрсәтергә тырыштык, - диде Чернышевка авыл мәдәният йорты директоры Наталия Петросян.

Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин сайлау участогына хатыны белән килгән иде. Шартлар бөтен кешегә дә бертөрле: Рөстәм Галиуллович бюллетеньдә билге куйганчы ковидка каршы барлык чараларны узды, бары шуннан соң гына сайлаучылар журналына имзасын куйды.

- Һәр кеше дә сайлау участогына килеп, үзенең гражданлык бурычын үтәргә тиеш. Сайлауда барлык шартлар тудырылган. Өч көн бирелү - бик уңайлы, чөнки кешеләрнең кайбер көнне вакытлары булмавы ихтимал. Авыл кешеләре сайлау участогына үз тавышларын лаеклы кандидат өчен бирергә киләләр, - диде Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.

Бу көнне Биектау районына эш визиты белән сайлауларның ничек узуын күзәтү максаты белән Казахстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре һәм БДБ (СНГ) илләре миссиясе әгъзалары килде. Алар Биектауның 3 нче һәм 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәпләрендәге сайлау участокларында булдылар. Казахстаннан килгән кунаклар Биектау районында Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлауларның югары дәрәҗәдә уздырылуын билгеләп үттеләр.

Сайлауларны рәсми чара итеп кенә кабул итү түгел, аңа бәйрәм төсмере дә бирү өчен Биектау районының мәдәният бүлеге хезмәткәрләре көче белән күңелле концерт оештырылган иде.

Үзәк мәдәният йортында урнашкан 1309 нчы номерлы участокка килгәч, үзләренең гражданлык бурычын үтәүдән тыш, җирле артистларның рус һәм татар телләрендә башкарган җырларын да рәхәтләнеп тыңлый алдылар.

- Халык бездә сайлауларны һәрчак бәйрәм кебек кабул итә, шунлыктан без дә сайлаучылар өчен бәйрәм концерты әзерләргә булдык, - диде үзәк мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Фәрхәт Камалов.

- Туган якны яратуларын белдерү һәм социаль яктан актив булуның мөһимлеген күрсәтү өчен артистлар барыбызга таныш булган “Мин яратам сине, Татарстан” җырын башкардылар.

- Сайлау участогына килгәч, үзәк мәдәният йорты артистларының чыгышын күреп шатландык, - диде Алсу Сираҗиева.

Сайлауларда Биектау районы яшьләре дә актив катнашты. “Милләтләр кроссы” спорт сөючеләргә тавыш бирү участогына килеп китәргә комачаулык тудырмады. Ярышларда чыгыш ясар алдыннан күп спортчылар сайлау участогына да кереп чыгарга өлгерделәр.

- Сайлаулар - үзенчәлекле бәйрәм ул. Спортчылар, үзләренең гражданлык бурычын үтәп, башта тавыш бирделәр, аннары гына йөгерештә катнашырга киттеләр. Ярышта барлык шартлар да тудырылган, маршрут урман аша билгеләнгән, - дип аңлатты Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов.

Биектау районында сайлаулар бәйрәм рухында узды. Тавыш бирүнең өченче көнендә мәдәният хезмәткәрләре районның барлык мәйданчыкларында концертлар оештырдылар.

Эрнест АБДУЛАЕВ, Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев