Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау көрәшчеләре беренче урынга гына омтыла – Нәфис Миңнебаев (+ВИДЕО)

Соңгы ярышта 7 нче урында калган команданы район башлыгы тәнкыйть утында тоткан. 18-19 февраль көннәрендә Биектау бистәсе "Биектау " универсаль спорт комплексында 2001-2002 елгы үсмерләр арасында көрәш буенча "Сабантуй" журналы призына Татарстан беренчелеге узачак. "Татар-информ" агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Биектау районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Нәфис Миңнебаев келәм...

Соңгы ярышта 7 нче урында калган команданы район башлыгы тәнкыйть утында тоткан.
18-19 февраль көннәрендә Биектау бистәсе "Биектау " универсаль спорт комплексында 2001-2002 елгы үсмерләр арасында көрәш буенча "Сабантуй" журналы призына Татарстан беренчелеге узачак. "Татар-информ" агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Биектау районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Нәфис Миңнебаев келәм хуҗаларының җиңү өчен көрәшәчәген белдерде.
1973 елдан бирле уздырыла торган турнирның соңгыларына - 2002 елдан бүгенгә кадәр уздырылганнарына анализ ясап карасак, Мамадыш көрәшчеләренең фаворит булуы аңлашыла. Әлеге команда соңгы өч елда беренче урын яулап килә. Яшь көрәшчеләр тәрбияләү шулай ук Кукмара, Актаныш, Саба якларында да алга киткән. Алардан бераз калышучы районнар - Балтач, Теләче, Балык Бистәсе, Арча, Биектау һәм Яшел Үзән. Димәк, келәм хуҗаларына җиңел булмаячак.
"Нинди генә ярышта катнашсак та, район башлыгы спортчыларга җиңүгә ирешүне максат итеп куя. Соңгы ярышта - Муса Җәлил истәлегенә уздырылган турнирда безнең ир-егетләр командасы 7 нче урында калды. Шул сәбәпле район башлыгы тарафыннан бераз тәнкыйть сүзләрен дә ишеттек. Иң мөһиме - катнашу, дигән Олимпия принцибы безнең өчен түгел. Ул бездә эшләми. Безнең өчен иң мөһим максат - җиңү. Шул ук вакытта көрәшнең ни икәнен, җиңү яулауның җиңел бирелмәвен дә беләбез. Ни генә булса да, көчле кеше өстен чыгачак", - ди Нәфис Миңнебаев.
Биектау үсмерләр арасындагы турнирны кабул итәргә дә ныклап әзерләнгән.
"Көрәш районыбызның йөзек кашы булып тора. Үзебездә күп тапкыр мәртәбәле ярышлар уздырганыбыз булды. Алда торган турнирга зур җаваплылык тоеп әзерләндек. Көрәшчеләрне урнаштыру өчен ике лагерь әзерләнде, район җитәкчелеге соравы буенча алардагы урнашу бәяләрен төшертеп булды. Район көрәшчеләрне, кунакларны каршы алырга әзер. Кунакчыл рәвештә каршы алып, турнирны матур, истә калырлык итеп уздырасы килә", - ди районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев