Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Биектау FM” декабрьдән “Ай йолдызын” билгели башлый

"Биектау" медиахолдингында "Биектау FM йолдызы" дип аталган тапшыру яхшы гына эшләп китте. Күп кенә радио тыңлаучыларыбыз аны яратып та өлгерде. Тапшыру беренче тапкыр эфирга 29 нчы октябрьдә чыккан иде. Шул вакыт эчендә 29 кеше турында сөйләргә дә өлгергәнбез инде. 1 нче декабрьдән "Биектау FM йолдызы"н "Вконтакте" социаль челтәрендә махсус альбом...

"Биектау" медиахолдингында "Биектау FM йолдызы" дип аталган тапшыру яхшы гына эшләп китте. Күп кенә радио тыңлаучыларыбыз аны яратып та өлгерде. Тапшыру беренче тапкыр эфирга 29 нчы октябрьдә чыккан иде. Шул вакыт эчендә 29 кеше турында сөйләргә дә өлгергәнбез инде.

1 нче декабрьдән "Биектау FM йолдызы"н "Вконтакте" социаль челтәрендә махсус альбом ачып, катнашучыларның фотоларын шунда куеп барачакбыз. Катнашучылардан кем дә кем ай дәвамында иң күп лайк җыя, ул "Ай йолдызы" исеменә лаек булачак һәм аны без "Биектау FM" радиосына туры эфирга кунакка чакырачакбыз. Әлеге туры эфир вакытында кунагыбыз үзе турында сөйләячәк, сәламнәрен җиткерә һәм дусларын-якыннарын бәйрәмнәре белән котлый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев