Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Безнең районнан да җиңүче бар

"ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте чыгарган газета-журналларны халык яратып укый. Ә аларны әзерләүчеләр исә үз басмаларына язылган һәр кешегә рәхмәтле. 2014 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе чорында "ТАТМЕДИА" басмаларына языл һәм бүләк ал!" дигән акция оештырылган иде. Төп приз - iPad! Анда биектаулыларның да катнашуы күңелле күренеш. Күптән түгел җиңүчеләрнең исемнәре...

"ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте чыгарган газета-журналларны халык яратып укый. Ә аларны әзерләүчеләр исә үз басмаларына язылган һәр кешегә рәхмәтле.

2014 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе чорында "ТАТМЕДИА" басмаларына языл һәм бүләк ал!" дигән акция оештырылган иде. Төп приз - iPad! Анда биектаулыларның да катнашуы күңелле күренеш. Күптән түгел җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды. Андыйлар арасында Биектау район үзәгендә яшәүче Фәния Әскәрова да бар.

Призлы урынны яулаучыны без редакциягә чакырып котладык, лаеклы бүләк - Габдулла Тукай әсәрләре җыентыгын тапшырдык. Фәния Камил кызы китапны рәхмәт хисләре белән кабул итеп алды һәм:

- Безнең Биектауда яши башлаганга ун елдан артып китте һәм без бу чорда "Казанские ведомости", "Биектау хәбәрләре" газеталары, "Салават күпере" журналына һәм Россиядә чыгарылган башка басмаларга язылып киләбез. Гаиләбездә ике бала үсә, аларга укырга, яңалыклар белән танышып барырга кирәк бит. "Салават күпере"н башта улыбыз Раил өчен яздырдык, аңа инде 15 яшь. Ә хәзер исә беренче сыйныфка барачак кызыбыз Камилла өчен алабыз, - дип сөйләде.

Реклама

Фәния Әскәрова Биектау муниципаль районы башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы булып эшли һәм тормышын газетасыз бөтенләй күз алдына да китерә алмый. Ире Рәдиф белән туганнары янына кунакка кайтканда "Высокогорские вести" - "Биектау хәбәрләре"нә язылырга онытмадыгызмы, дип, аларның да исләренә төшереп китәләр икән.

Сүз уңаеннан әйтеп китим инде - моннан алдагы язылу кампаниясе вакытында Фәния Әскәрова безнең газетага язылучылар арасында призлар уйнатуда катнашып, җиңүчеләр сафында булган иде. Бу юлы Әскәровлар гаиләсе "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте уздырган акция турында "Салават күпере"н укып баручы балаларыннан белгәннәр. Фәния Камил кызы бүләктән бик канәгать.

- Тукайны кабат-кабат укырга була. Әллә кайчан язылган булуына карамастан, күп нәрсәләрнең бүгенге көнгә дә аваздаш булуына сокланып туя алмыйсың, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев