Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Беларусьтан килгән медаль

2014 елның 3 июлендә Беларусь Республикасы Бәйсезлек көнен һәм Белоруссияне немец-фашист басып алучыларыннан азат итүнең 70 еллыгын билгеләп үтте. Белоруссияне азат итүгә якташыбыз Камил Сәмигулла улы Галиуллин да үз өлешен керткән. Ул хәзерге вакытта Биектау авылында кызы Венера янында яши. Камил Сәмигулла улы Бөек Ватан сугышы фронтларында 1942 елның августыннан...

2014 елның 3 июлендә Беларусь Республикасы Бәйсезлек көнен һәм Белоруссияне немец-фашист басып алучыларыннан азат итүнең 70 еллыгын билгеләп үтте.

Белоруссияне азат итүгә якташыбыз Камил Сәмигулла улы Галиуллин да үз өлешен керткән. Ул хәзерге вакытта Биектау авылында кызы Венера янында яши.

Камил Сәмигулла улы Бөек Ватан сугышы фронтларында 1942 елның августыннан 1945 елның маена кадәр көрәшкән, Ленинград, Карело-Фин, Беренче һәм Икенче Балтыйк буе, Волхов фронтларындагы сугышларда катнашкан. Икенче Белоруссия фронты составында Белоруссияне фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашкан. Ул "Батырлык өчен", "Сугышчан казанышлары өчен", "Кенигсбергны алган өчен", "Германияне җиңгән өчен" дигән медальләргә лаек булган.

Беларусь Республикасын немец-фашист басып алучыларыннан азат итүнең 70 еллыгы хөрмәтенә Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко Указы нигезендә Камил Сәмигулла улы Галиуллин юбилей медале белән бүләкләнгән. Тарих күзлегеннән караганда җиде дистә ел - бер мизгел генә, ә кеше өчен ул - тулы бер гомер. Белорусларның ничәмә-ничә буыны сугыш дигән афәтнең нәрсә икәнлеген белми туды һәм үсте. Алар ул чактагы уртак Ватаныбызның бәйсезлеген саклап калуда үзен аямыйча көрәшкәннәрнең һәркайсы алдында бурычлы. Фашист илбасарларыннан азат ителүнең бөек көне суверен Беларусьта юкка кына төп милли бәйрәм - Бәйсезлек көне дип игълан ителмәгән бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев