Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Балаларның ялын оештыру - игътибар үзәгендә

Балалар лагерьларында җәйге сменаларга беренчеләрдән булып килүчеләр белән очрашу узды. Биектау районында урнашкан “Байтик” лагере ел буе эшли торган лагерь. 30 ел эшләү дәверендә ул үзендә меңләгән бала һәм әти-әниләрне кабул иткән. Балалар атна саен килә торалар, биредә җәйге ял чорына алдан ук һәм җентекләп әзерләнәләр. Чөнки балалар әйбәт шартларда белемнәрен, кызыксынуларын арттырып, сәламәтлекләрен ныгытып, рәхәтләнеп ял итәргә тиешләр.

Без “Байтик” лагеренда балаларны кабул итәргә бер көн кала булдык һәм вожатыйларның бөтенесен дә җиренә җиткереп башкарырга тырышканнарын күрдек. Беренче сменада компьютерлар лагеренда 300дән күбрәк бала ял итәчәк.

- Без тырышып эшләргә әзер. Балаларны һәрвакытта да көтеп алабыз, шатланып кабул итәбез, - диде лагерь вожатые Даниил Купцов.

“Байтик”ка балалар атна саен килеп тора, чөнки бу ел әйләнәсендә эшли торган учреждение. Җәй айларында балалар аеруча күп була, шунлыктан аңа әзерләнүгә карата җаваплылык та, җитдилек тә арта.

- Җиде корпусның җидесе дә балаларны каршы алып, урнаштыруга әзер. Барлык бүлмәләр, биналар яхшылап җыештырылды. Хәзерге вакытта урын-җирне җәеп куясы һәм вожатыйларның сюрпризларын гына әзерлисе калды, - диде “Байтик” лагере генераль директорының укыту-тәрбия эше буенча урынбасары Илдар Дәүләтчин.

“Байтик”та тормыш иртә таңнан караңгы төшкәнче кайнап тора - лагерь хезмәткәрләре һәм тәрбиячеләргә эш бик күп. Мисалга шөгыльләр өчен яңа павильон ачылышын гына алыйк. Быел лагерьда 5 смена булыр, дип планлаштырыла. Лагерьга балалар килгәннән соң смена җитәкчеләренә эш тагын да арта. 2020 нче елда кертелгән чикләү чараларының күпчелеге гамәлдә кала.

Моннан тыш, әле тагын башка кагыйдәләр дә кертелде, бу - лагерь путевкасы бәясеннән кешбэк. Әти-әниләр бәянең 50 процентын кире кайтара алалар. Россия Федерациясе Хөкүмәте карарын “Байтик” лагере җитәкчеләре аңлап кабул иткәннәр. Чөнки алар инновацион карарларның берсен дә игътибар үзәгеннән читтә калдырмыйлар.

- Башка төбәкләрдә яшәүче балаларның, бик килергә теләп тә безгә килә алмаулары билгеле булганнан соң, без туроператорлар реестрына ел әйләнәсендә эшләүче лагерь буларак кердек. Һәм туроператорлар буларак, моны безгә рөхсәт иттеләр. Шунлыктан без күпмедер күләмдә путевкаларны 20 процентлы кешбэк белән саттык та инде, - дип аңлатты “Байтик” лагереның генераль директоры Лариса Бикмуллина.

Лагерьлар өчен төп катлаулылык - әти-әниләр белән эшләү, кешбэкның төп асылын кайберәүләр аңлап җиткерми. Аны алу өчен путевка бәясен МИР картасыннан түләргә кирәк.

Биектау районында яшәүче мең ярым баланың әти-әнисенә 20 мең сумга кадәр акчаны кире кайтару мөмкинлеге бирелә. Район территориясендә җиде лагерь эшли. Әле тагын палаткалы биш лагерь ачу планлаштырыла.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев