Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Балалар бакчаларына түләү арта

Яңа елдан балалар бакчаларына түләү күләме артты. Күпкә түгел, әмма бу хәбәр әти-әниләрдә күп кенә сораулар тудырды. «Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр бакчага бик теләп йөриләр. Алар өчен бакча тәрбиячеләре программаларны даими яңартып торалар, берсеннән-берсе мавыктыргыч, нәтиҗәле программалар алар. Болар барысы да балаларда һәм әти-әниләрдә зур кызыксыну уята. Әмма 2017...

Яңа елдан балалар бакчаларына түләү күләме артты. Күпкә түгел, әмма бу хәбәр әти-әниләрдә күп кенә сораулар тудырды.
«Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр бакчага бик теләп йөриләр. Алар өчен бакча тәрбиячеләре программаларны даими яңартып торалар, берсеннән-берсе мавыктыргыч, нәтиҗәле программалар алар. Болар барысы да балаларда һәм әти-әниләрдә зур кызыксыну уята. Әмма 2017 елдан бакчага йөрү бәясе артты. Бу аңлашыла да. Азык-төлеккә, җылылык һәм электр энергиясенә, коммуналь хезмәтләргә бәяләр арта.
Бакчаның өлкән тәрбиячесе Татьяна Шакирова бәя артуны нәкъ менә шул факторлар белән бәйләп аңлата да инде.
Район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге методисты Рамилә Габдрахманова сүзләренә караганда, Республика Министрлар Кабинеты карары нигезендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренә бәяләр ел саен артып тора. Бу инфляөия белән бәйле. Моның шулай икәнлеген балаларын бакчага йөртүче әти-әниләр белеп тора. Без җыелышлар уздырабыз, алдан ук аңлату эшләре алып барабыз, бакчаларда мәгүлүмат такталарына эләбез.
Һәр әти-әни белән өстәмә килешүләр төзелгән. Бәя баланың нинди төркемгә йөрүенә бәйле. Мәсәлән, 5 яшьлек балалар өчен 3 меңнән азрак күләмдә түләргә туры килә. Шул акчаның 600 сумы ашарга тотыла. Калган өлеше төрле хезмәт күрсәтү оешмаларына китә. Әгәр бала ниндидер сәбәпләр аркасында бакчага йөрмәгән икән, ашарга дигән акча кире кайтарыла. Уенчыклар алырга да акча кирәк.
Күп кенә әти-әниләр мондый күренешне аңлап кабул итә. Ятим балалар һәм инвалид балалар тәрбияләүче әти-әниләр бакча өчен акча түләми. Күп балалы гаиләләргә 50% ташлама ясала.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X