Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Балалар бакчалары тәрбиячеләре тәҗрибә уртаклаштылар

Биектау районының балалар бакчалары тәрбиячеләре татар теленә өйрәтү буенча “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә күптеллелек (полилингваль) киңлеген булдыру” дип аталган гамәли семинарда катнаштылар.

“Бәләкәч” балалар бакчасында бакч а х е з м ә т к ә р л ә р е киңәшмәсе булып узды һәм ул тәҗрибә уртаклашуга багышланды.

Россиядә кунакларны ипи-тоз, якты йөз белән каршы алу гадәткә кергән булса, биредә аларны бакчада тәрбияләнүче н ә н и а р т и с т л а р н ы ң сәламләве каршылады. Балалар бу көннең үзләре өчен ни дәрәҗәдә дулкынландыргыч булуын, хисләрен өч телдә а ң л а т ы п б и р д ел ә р . “Бәләкәч”тә кечкенәләр катнашында семинарлар еш уздырылганлык - тан, бакчага кунаклар әледән-әле килеп торсалар да, нәниләр барыбер тойгыларга бирелми калмыйлар.

2019 нчы елда әлеге балалар бакчасы “Матур мәктәп” республика конкурсында җиңеп чыкты. Биредә эшләүче һәр педагог малайлар һәм кызларга төрле юнәлештә белем бирергә тырыша. Заманча методикалар һәм технологияләр куллану да гадәткә кергән б у б а к ч а д а . Ә л е г е юнәлештә беренче генә ел эшләмиләр.

Нәкъ менә шуның өчен дә семинарны уздыру урыны итеп “Бәләкәч” сайланган. Анда катнашучылар өчен күптеллелек киңлегендә эшләү буенча зур булмаган осталык класслары әзерләнгән. Әлеге гамәлдә тәрбиячеләр үзләре дә катнаштылар.

- Мондый программа нигезендә без беренче генә ел эшләмибез. Ү з е б е з н е ң н и ч е к эшләвебез, моның ничек килеп чыгуы турында хезмәттәшләребезгә дә сөйлисе һәм күрсәтәсе к и л г ә н и д е , - д и д е “Бәләкәч” балалар бакчасы мөдире Ильвира Хәйретдинова.

Күптеллелеккә өйрәтү темасы катлаулы булса да, гаять кызыклы. “Бәләкәч”тә ул беренче генә ел тормышк а ашырылмый һәм, күргәнебезчә, бу эш шактый уңышлы бара.

Энҗе ГАРӘФИЕВА, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев