Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Авылларда прививка ясатуга мөнәсәбәт җитдирәк

Килеп туган эпидемиологик вазгыятькә кагылышлы чикләү чаралары күпләрне вакцинага карата мөнәсәбәтләрен үзгәртергә мәҗбүр итте. QR-кодтан башка хәзер нигездә беркая да аяк атлый алмыйсың. Шәһәрләрдә хәл шундый. Кечкенә авылларда QRкод кирәк түгел. Казаклар район үзәгеннән иң еракта урнашкан авылларның берсе булуга карамастан, анда яшәүчеләр үз сәламәтлекләре турында кайгырта беләләр. Узган атнада фельдшерлар авылның 60 тан узган кешеләренә прививка ясаганнар.

- 60 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәкләр вакцинаны бик әйбәт кичерәләр, яшьләрдән бер дә начаррак түгел. Прививка ясатканнан соң әллә ни үзгәрешләр башлануын сизмәдем мин, - диде Дөбьяз участок хастаханәсенең участок терапевты Гөлназ Садыйкова.

Гөлназ Садыйкова - Дөбьяз участок хастаханәсенең яшь белгече. Медицина тармагында өч ел эшләү дәверендә хезмәттәшләренең, ә иң мөһиме - авыл халкының хөрмәтен казанган. Пациентлар аңа үзләренең сәламәтлекләрен ышанып тапшыралар. Вакцинация мәсьәләсендә - аеруча. Участок терапевтына 36 авыл беркетелгән, ә бу 7 мең пациент дигән сүз.

- Нурания апайның сатурациясе яшь кызларныкы кебек - 99, йөрәге дә әйбәт эшли. Кан басымын үлчибез дә, прививка ясатырга барырсыз, - дип сөйләште үзенең пациенты белән Гөлназ Садыйкова.

- Прививканы үзем теләп ясатам. Декабрьдә миңа 90 яшь тулачак, - диде Казакларда яшәүче Нурания Камалиева.

Казаклар фельдшер-акушерлык пунктына прививка ясату көнендә 10нан артык кеше - авылның 60 яшьтән узган өлкәннәре килгән иде. Табиблар килгәнне ишеткәч, озын-озак уйлап тормыйча: “Ясатабыз”- диделәр. Соңгы вакытларда көн таләбенә әверелгән QR-код алу өчен түгел, үз теләкләре белән килгәннәр.

- Прививка ясаганнарын хәтта сизмәдем дә. Фирдәүснең кулы җиңел аның. Прививканы әйбәт ясыйлар. Авырмас өчен вакцинация узарга булдым әле менә. Бөтен кеше ясата икән, димәк, миңа да ясатырга кирәк. Прививкаларны безгә бала вакыттан ук ясыйлар бит инде. Балачакта безгә 3 көнлек чакта ясыйлар иде. Ясатырга кирәк прививканы, - дип үз фикерен белдерде Казаклар авылында яшәүче Ирина Ягфарова.

Реклама

Агымдагы елның мартыннан бирле менә шулай район үзәк хастаханәсеннән авылдагы фельдшер-акушерлык пунктларына киләләр. Килгән саен вакцина ясатырга теләгән 20-30 кешене кабул итәләр.

- Өлкәннәрнең кайберләре хастаханәгә чир йоктырудан куркып бармыйлар. Ә авылдагы фельдшер-акушерлык пунктларына килергә курыкмыйлар, алар үз фельдшерлары янына йөрергә күнеккәннәр инде. Ул аларның икенче йортына әверелде. Анда бару алар өчен катлаулылык тудырмый, прививка ясатырга да киләләр. Кайберәүләргә үзәк хастаханәгә бару кыен: машина да, алып барырга туган-тумачалары да юк. Ә үз авылларында алар фельдшер-акушерлык пунктына җәяү дә бик әйбәт килеп җитәләр, - диде Дөбьяз участок хастаханәсенең участок терапевты Гөлназ Садыйкова.

Гомуми вакцинациянең беренче нәтиҗәләрен Гөлназ Садыйкова башта ук сизмәгән. Ә менә хәзер күрә - прививка ясатканнар чирне күпкә җиңелрәк кичерәләр. Аларны дәвалавы да җиңелрәк. Участок терапевты вакцинаның мөһимлеге һәр кешенең аңына барып җиткәннән соң беренче чиратта табибларның эше беразга гына булса да җиңеләер, дип өметләнә.

Шәһәргә якын яшәүчеләр яки башкалада эшләүчеләр хастаханәгә медотвод алу яки QR- код алу өчен генә киләләр. Ә авылларда вакцинациягә мөнәсәбәт җаваплырак.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев