Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Авиация бәйрәменә рәхим итегез!

"Мин күк йөзен сайлыйм!" - Россия Хәрби-Һава көчләренең 100 еллыгына багышланган авиация бәйрәме шулай дип атала, ул 17 нче августта "Коркачык" аэродромында булачак. Бу чарага бик күп кунаклар килер дип көтелә, һәм моңа гаҗәпләнерлек тә түгел, чөнки программада парашютчыларның күрсәтмәле сикерүләре һәм очышлары, югары пилотаж күздә тотылган. Моннан тыш, очыш...

"Мин күк йөзен сайлыйм!" - Россия Хәрби-Һава көчләренең 100 еллыгына багышланган авиация бәйрәме шулай дип атала, ул 17 нче августта "Коркачык" аэродромында булачак.
Бу чарага бик күп кунаклар килер дип көтелә, һәм моңа гаҗәпләнерлек тә түгел, чөнки программада парашютчыларның күрсәтмәле сикерүләре һәм очышлары, югары пилотаж күздә тотылган. Моннан тыш, очыш кырында Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының авиация ярдәмендә өйрәнүләре уздырылачак һәм байкерлар чыгышы булачак. Бәйрәмдә Татарстан Президенты катнашыр дип көтелә. Бу көнне авиамодельләр конкурсында җиңүчеләр, Казанның фәнни-тикшеренү техник университеты - Казан авиация институты абитуриентларын, авиация предприятиеләре юбилярларын котлау тантанасы булачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев