Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Алтын каләм

Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин "Алтын каләм" - "Золотое перо-2015" балалар, үсмерләр һәм яшьләр матбугатының ХХ Республика фестивалендә катнашучылар белән очрашты. Ул аларга укуларында уңышлар, тормышта кирәкле һөнәр сайлауларын һәм киләчәктә туган районнарына эшкә кайтуларын теләде. Конкурсның өч номинациясендә җиңү яулаучылар - Усад урта мәктәбеннән Ләйсән Кадыйровага, Шәпше мәктәбеннән...

Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин "Алтын каләм" - "Золотое перо-2015" балалар, үсмерләр һәм яшьләр матбугатының ХХ Республика фестивалендә катнашучылар белән очрашты. Ул аларга укуларында уңышлар, тормышта кирәкле һөнәр сайлауларын һәм киләчәктә туган районнарына эшкә кайтуларын теләде.

Конкурсның өч номинациясендә җиңү яулаучылар - Усад урта мәктәбеннән Ләйсән Кадыйровага, Шәпше мәктәбеннән Эльмира Мадышева һәм Алина Әсәновага район башлыгы Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук аларның кураторлары Алина Фомина һәм Марина Касыймова, фестивальнең район этабында актив катнашучылар да бүләкләнде.

Хакимияттә очрашу тәмамлангач, яшь журналистлар "Биектау хәбәрләре" - "Высокогорские вести" газетасы редакциясендә, "Биектау ТВ" телевидениесе һәм "Биектау" радиосында да булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев