Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Алия Зарипова - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Алия Зарипова. Чибәр, назлы, кайгыртучан әни кеше Алия кызын өзелеп ярата. "Вконтакте"дагы битендә урнаштырылган күп кенә фотоларында кызы белән төшкән эмоцияле һәм бәхетле...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Алия Зарипова.

Чибәр, назлы, кайгыртучан әни кеше Алия кызын өзелеп ярата. "Вконтакте"дагы битендә урнаштырылган күп кенә фотоларында кызы белән төшкән эмоцияле һәм бәхетле фотоларга юлыгасың. Кызы тормышының бик күп кенә мөһим вакыйгалары да фотоларда күренә. Болар - 1 сентябрь, туган көн, юбилей һ.б.
Алия үзенең туган көнен 30 октябрь көнне бәйрәм итә. Йолдызлыгы -Чаян. Максатка ирешүчәнлек - характерының төп үзенчәлеге. Бу көнне дөньяга килгән кешеләр аралашучан һәм ачык кешеләр. Янәшәдәгеләренең уй-фикерләре белән алар еш кызыксыналар.

Аңа бик күп истә кала торган хатирәләр, яхшылык, ягымлылык, кайгыртучанлык һәм игътибарлылык телибез. Гаиләгез имин, сабыйларыгыз сау-сәламәт булсын!

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев