Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Алия Хәйретдинова – "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз "Биектау ТВ" телеканалы алып баручысы һәм журналисты - Алия Хәйретдинова. Алия - уңышлы замана хатын-кызы, кайгыртучан әни, эшендә чын профессионал, кызыклы шәхес һәм чибәр....

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз "Биектау ТВ" телеканалы алып баручысы һәм журналисты - Алия Хәйретдинова.

Алия - уңышлы замана хатын-кызы, кайгыртучан әни, эшендә чын профессионал, кызыклы шәхес һәм чибәр. Ул күтәренке күңелле, җиңел, артистлык сәләте бар, энергиясе ташып тора. Берничә эштә хезмәт куя, моннан тыш җырлый, төрледән-төрле конкурс-фестивальләрдә призлы урыннар ала. Бер үк дәрәҗә матур итеп ике дәүләт телебездә дә - татар һәм рус телләрендә сөйләшә.Шунлыктан видеосюжетларны да ике телдә ясый.

Алия актив тормыш рәвеше алып бара, спорт белән шөгыльләнә. Әлеге барлык сыйфатлар да "көчсез зат" дип йөртелүче хатын-кызда тупланган.

Аңа бәхет, иҗади уңышлар, кызыклы ачышлар, шатлыклы очрашулар һәм яраткан кызының сау-сәламәт, акыллы һәм матур булып үсеп җитүен телибез!

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев