Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Александр Найденов: «Безнең бурыч – Ватан сакчыларын әзерләү»

Только три, только три зимы, Только три, только три весны, Отслужу, отслужу как надо И вернусь... Кайчандыр популяр булган, хәрби комиссариатларда солдатка алынучылар җырлаган шушы җыр сүзләре инде искерергә өлгерде. Хәрби комиссариатларның хезмәте дә узган 95 ел эчендә сизелерлек үзгәрешләр кичерде. Хәрби комиссариат яки гади халык телендә - военкомат, махсуслашкан...

Только три, только три зимы,

Только три, только три весны,

Отслужу, отслужу как надо

И вернусь...

Кайчандыр популяр булган, хәрби комиссариатларда солдатка алынучылар җырлаган шушы җыр сүзләре инде искерергә өлгерде. Хәрби комиссариатларның хезмәте дә узган 95 ел эчендә сизелерлек үзгәрешләр кичерде.

Хәрби комиссариат яки гади халык телендә - военкомат, махсуслашкан аерым бер оешма буларак, XX гасыр башында төзелә. 1918 елның 8 апрелендә Халык Комиссарлары Советы Россиянең барлык территорияләрендә хәрби комиссариатлар булдыру турында декрет кабул итә.

Бу регуляр Эшче-крестьян Кызыл Армиясенә нигез салган һәм аны төзү системасын билгеләгән иң әһәмиятле дәүләт актларының берсе була.

Хәрби комиссарлар вазифасына хәрби эшне яхшы белгән, абруйлы җәмәгать эшлеклеләре билгеләнә. РВС боерыгы белән 1920 елның 4 сентябрендә Казанда Татарстан хәрби комиссариаты төзелә. Биектау районы хәрби комиссариаты 1938 елның 19 июнендә чыккан СССР Халык Оборона Комиссариаты боерыгы белән җирле Татарстан АССР Хәрби идарәсе органнары челтәрендә формалаша.

2003 елның февраленнән хәзерге көннәргә кадәр ТР хәрби комиссариатының Биектау районы бүлеге начальнигы булып подполковник Александр Леонидович Найденов эшли. Без аннан хәрби комиссариатның сугыш елларыннан хәзерге вакытка кадәр эшчәнлеге турында сорадык.

- Сугыш алдыннан хәрби комиссариат коллективы запастагы хәрби бурычлыларны һәм техниканы исәпкә алу белән җитди шөгыльләнә, хәрби әзерлек буенча занятиеләр уздыра. Солдатка чакыру, шәхси составны әзерләү һәм гаскәрләргә озатуны уздыралар. Бөек Ватан сугышы елларында безнең районнан СССР Кораллы Көчләре сафларына 17 мең кеше чакырыла, алардан 10 мең кеше фронтларда һәм госпитальләрдә һәлак була. Сугыштан соң районда 5800 сугышта катнашучы яши. Югары исем алучы биектаулылар арасында - Советлар Союзы Геройлары Гыйльфан Әбүбәкер улы Батыршин, Николай Дмитриевич Липатов, Григорий Родионович Павлов, Георгий Филиппович Яшин, Алексей Осипович Ахманов, 1, 2, 3 нче дәрәҗә Дан ордены кавалеры Михаил Никифорович Скрементов.

- Биектаулылар фронтовиклар турында истәлекне ничек саклый?

- Хәрби комиссариат коллективы тарафыннан һәлак булган якташларыбыз истәлеген мәңгеләштерү өчен күп эшләр башкарылды.

Районда 28 һәйкәл, 1 стела, 15 обелиск, 9 мемориаль плитә куелды, Геройлар аллеясы һәм Җиңү Паркы ачылды.

Фронтовиклар гаиләләре белән зур эш алып бардык. Хәрби комиссариат коллективы куелган бурычларны үтәде һәм Бөек Ватан сугышында Җиңү эшенә үзеннән лаеклы өлеш кертте.

Безнең районда яшәүче 90 кеше Әфганстан Республикасында интернациональ бурычны үтәүдә катнашты. Аларның дүр-тесе хәрби хәрәкәтләр вакытында һәлак булды. Алар - Илфат Мидхәт улы Бариев, Константин Александрович Вислобоков, Олег Геннадьевич Усов, Рәдиф Габделнур улы Галиуллин. Биектау районыннан 12 сугышчы-интернационалист орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде,

Районда яшәүче 12 кеше Чернобыль атом станциясендәге авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашты, алардан дүрт кеше орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде.

Хәрби комиссариат тө-зелгән көннән аның белән 12 кеше җитәкчелек итә. Районның беренче хәрби комиссары лейтенант Михаил Осипович Федоров (1938-1943 ел) була.

- 2010 елдан хәрби комиссариат яңа штат структурасында эшли, әмма бурычлар шул ук калды, коллектив аларны гадел төстә һәм намус белән башкара, - дип сөйли хәрби комиссар Александр Найденов.

Мобилизация әзерлеген арттыру, укыту-матди базаны булдыру, шәхси составны укыту һәм хәрби-патриотик әзерлеккә хәрби комиссариатта эшләгән барлык офицерлар күп көч һәм энергия сарыф итте. Бездә хәрби бурычлы булмаган персонал (гражданский персонал), техник хезмәт-кәрләр дә бар. Аларның һәркайсы үз бурычларын үтәүгә бик җаваплы карыйлар. Хәрби комиссариатның дәрәҗәсе һәм үсешенә хәрби хезмәт узучылар һәм төрле елларда хәрби комиссариатта хезмәт итүчеләр һәм эшләүчеләр дә зур өлеш кертте, - диде Александр Леонидович.

2013 елның 8 апрелендә хәрби комиссариатлар барлыкка килүгә 95 ел тула һәм шәхси состав бер генә мизгелгә дә безнең Армиябезнең һәм Флотыбызның, хәрби хезмәтнең хәрби комиссариаттан башлануын исеннән чыгармый. Шу-шы матур юбилей белән хәрби комиссариат ветераннарын, бүлекнең һәр хезмәткәрен чын күңелдән котлыйбыз һәм барысына да нык сәламәтлек, иминлек, җаваплы хезмәтләрендә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев