Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Алдынгыларга бүләккә – трактор

ТРның муниципаль берәмлекләр Советы авыл җирлекләре арасында грант алуга ел да уздырыла торган республика конкурсына йомгак ясады. Быел анда республиканың 43 районыннан 200 дән күбрәк авыл җирлекләре катнашты. Узган атнаның җомгасында районның өч: Усад, Каенлык һәм Чыпчык авыл җирлекләре җитәкчеләренә тантаналы шартларда "Беларусь" тракторы ачкычлары тапшырылды. Алар республика конкурсында җиңеп...

ТРның муниципаль берәмлекләр Советы авыл җирлекләре арасында грант алуга ел да уздырыла торган республика конкурсына йомгак ясады.

Быел анда республиканың 43 районыннан 200 дән күбрәк авыл җирлекләре катнашты.

Узган атнаның җомгасында районның өч: Усад, Каенлык һәм Чыпчык авыл җирлекләре җитәкчеләренә тантаналы шартларда "Беларусь" тракторы ачкычлары тапшырылды. Алар республика конкурсында җиңеп чыктылар һәм грант ярдәме сыйфатында 1 әр миллион сум акча оттылар һәм бу акчалар тракторлар сатып алуга тотылды. Техниканың үзеннән тыш, җирлекләргә әле тагын шушы тракторларга таккычлар һәм ургычлар да бирелде.

Конкурс уздырганда авыл җирлекләренә күп юнәлешләр буенча бәя бирелде. Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелек күрсәткечләре - халык саны арту, җан башына исәпләгәндә авыл җирлегенең салым һәм салымга катнашы булмаган керемнәре, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының күпме булуы, мөгезле эре терлекләр саны, авыл җирлегенең бер кешесенә исәплә-гәндә торак мәйданны файдалануга тапшыру, авыл җирлегендәге юлларның гомуми озынлыгында каты түшәмәле юлларның булуы һәм хәтта кылынган җинаятьләр саны да өйрәнелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев