Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Алатта “бишле”ләр артачак

Алат авыл җирлегендә тиздән яңа уку йорты үз ишекләрен ачачак. Бер бинада 80 укучыга исәпләнгән мәктәп һәм 20 сабыйга исәпләнгән балалар бакчасы урнашачак. Әлегә исә балалар 1958 елда төзелгән, иске булганлыктан шактый таушалган бинада белем ала. Алат мәктәбе күз алдында җимерелеп бара. Уку йортының тәрәзәләре ачылмый, ә кыш көне биредә бик салкын. Директор һәм укытучылар мәктәп бинасын төзәткәләп булса да, балаларны укытырга тырышалар. Шөкер, көтәргә күп калмады.

Алат мәктәбенә быел 63 “яшь” тула. Үз вакытында тиз арада сафка бастырсалар да, ныклы булган ул. Бинада әле дә дәресләр укыталар. Укытучылар биредә белем алучы 44 балага уңайлы мохит тудыру өчен барысын да эшли. Бинаның эчке ягы аллыгөлле төсләргә буялган. Энҗе Сәхибуллина кайчандыр үзе дә Алат мәктәбендә укыган. Унике елдан соң ул кабат яраткан белем учагына әйләнеп кайткан.

- Без һәрчак яңа, уңайлы мәктәп турында хыялландык. Бу хыял көннән-көн якынрак. Яңа мәктәп төзелеше тәрәзәдән күренеп тора. Балалар яңа бинада укый башлаячак көнне санап кына торалар, - ди Алат мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Энҗе Сәхибуллина.

Укучылар төзелеш барышын гел күзәтеп тора. Бүген нәрсәләр эшләнгән, яңа бина кайчан үз ишекләрен ачачак - барысы да балаларның ныклы күзәтүе астында.

- Яңа мәктәпкә күченү минем өчен заманча сыйныфларда белем алуны аңлата. Мин аны бик матур итеп күз алдына китерәм. Анда кабинетлар күп булачак, без өр-яңа парталар артында утырачакбыз, - дип сөйләде Алат мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Руслан Фугин.

Азалия Сираҗиева киләсе елда мәктәпне тәмамлаячак. Чыгарылыш тантанасын яңа мәктәп диварында каршы алырга хыяллана ул. Анда шыгырдап тора торган идәннәр булмаячак, бөтен уңайлыклар эчтә урнашачак, урамдагы кышкы суыклар да сизелмәячәк.

- Яңа мәктәпне зарыгып көтәм. Яңа диварлар - тагын да тырышып укырга бер сәбәп, - ди Азалия Сираҗиева.

Яңа мәктәпнең кайчан ачылачагы төгәл билгеле түгел әле. Төзелеш мәйданында эш шактый. Төзүчеләр барлык эшләрне яңа елга кадәр төгәлләргә ниятли. Мәктәп ачылышын барыннан да бигрәк укытучылар белән берлектә уку йорты директоры Кадрия Хәбибуллина көтә.

Реклама

- Укытучылар кайвакыт, ниһаять, түфли үкчәсе идән ярыгына кысылып калган көннәр артта калачак, дип тә мәзәкли. Бер карасаң, бик вак нәрсә кебек, әмма болар барысы да укытучының көнкүрешен формалаштыра. Яңа мәктәп ул - минем хыялым, минем максатым. Чөнки бу мәктәптә 43 ел эшләү дәверендә көн саен балаларның заманча сыйныфлары булсын, алар тиешенчә җиһазландырылган кабинетларда белем алсыннар, тигез идәннән атлап йөрсеннәр, тәрәзәләр ачылсын, укучыларга бик тә кирәкле спортзал булсын дип хыялландым, - ди Алат мәктәбе директоры Кадрия Хәбибуллина.

Яңа бинаның бер корпусы тулысынча башлангыч һәм урта мәктәпкә биреләчәк. Биредә 44 укучы белем алачак. Икенче корпуста исә балалар бакчасы урнашачак. Анда 8 сабый йөриячәк.

Балалар бакчасында нибары бер төркем ачылачак. Биредә җитәкче, тәрбияче һәм шәфкать туташы эшләячәк. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә СанПиН нормаларына туры китереп әнә шундый зур мәйдан бүлеп бирелә. Яңа бина төзелеше тоткарлану да шуның белән аңлатыла.

Алатта алга таба да гомуми урта белем бирәчәкләр, тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар исә техникум-көллияткә китәргәме яки Дөбьяз мәктәбенә күчәргәме икәнен үзләре сайлаячак.

Иске мәктәп урынында зур спорт мәйданы сафка басар дип көтелә. Биредә спортзал һәм остаханә дә төзеләчәк. Кыскасы, балаларга сыйфатлы белем алу өчен бөтен шартлар тудырылачак. Бу исә яңа җиңүләр, яңа “бишле”ләр, Алат авыл җирлегенең үсеше дигән сүз.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев