ЮБИЛЯРЛАРНЫ КОТЛАУ
Безнең районның озын гомерле кешеләрен зурлау традициясе дәвам итә. Яңа ел алдыннан Россия Федерациясе Президенты һәм Биектау районы башлыгы исеменнән Ямаширмә авылында яшәүче, заманында татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Дания Вәли кызы Шакирҗанова 90 яшьлеге уңаеннан котлаулар кабул итте. Ә 4 нче гыйнварда Апсабаш авылыннан 100 яшьлек Саймә...
Безнең районның озын гомерле кешеләрен зурлау традициясе дәвам итә.
Яңа ел алдыннан Россия Федерациясе Президенты һәм Биектау районы башлыгы исеменнән Ямаширмә авылында яшәүче, заманында татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Дания Вәли кызы Шакирҗанова 90 яшьлеге уңаеннан котлаулар кабул итте. Ә 4 нче гыйнварда Апсабаш авылыннан 100 яшьлек Саймә Хәйрулла кызы Хәйруллинаны, 10 гыйнварда Олы Кавалдан 95 яшьлек Абдулла Һидиятулла улы Вәлиуллинны зурладылар. Үзләренә карата шундый игътибар һәм хөрмәт күрсәтү барлык юбилярларның күңелләренә бик тә хуш килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев