Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Спорт - сәламәтлек чыганагы

Узган шимбәдә “Казан арты” паркында физкультурачылар көне узды. Бөтенроссия физкультурачылар көне - спортны, сәламәт яшәү рәвешен яратучылар, һәрвакыт яшь һәм көчле булып калырга теләүчеләр бәйрәме. Чараның төп максаты физкультура һәм спортның массакүләм әһәмиятен күтәрүдән, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаудан гыйбарәт.

Бәйрәм тантанасына спортчылар, спортка битараф булмаганнар һәм ветераннар җыелды. Анда Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да катнашты. Рөстәм Галиуллович бәйрәмгә җыелучыларны Бөтенроссия физкультурачылар көне белән котлап, иминлек, күңел күтәренкелеге, спорт т а яңа биек лек ләргә күтәрелүне теләде. Район Башлыгы билгеләп үткәнчә, соңгы елларда районда бик күп спорт объектлары төзелә Алар барысы да уңайлыклары ягыннан бүгенге заман таләпләренә җавап бирә. Район Башлыгы һәркемне спорт белән шөгыльләнергә чакырды. Чөнки спорт - ул сәламәтлек чыганагы. Соңыннан Рөстәм Галиуллович спортта аеруча зур казанышларга ирешкән райондашларга Рәхмәт һәм Мактау хатлары тапшырды.

Бәйрәм җыр-бию, дәртләндергеч музыка астында барды. Физик культура өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр, тренерлар, спортчылар, гомумән, сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар паркта бергәләп спорт биюләре башкардылар. Бәйрәмгә килгән, паркта булган һәр кеше нинди дә булса ярышта катнашты.

“Без бирегә ГТО нормалары тапшырырга, яшел фитнеста катнашырга һәм мини-футбол буенча дуслык турнирын уздырырга дип килдек, - ди районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Нәфис Миңнебаев. - Биектау районы спорт үсеше буенча республикада алдынгы урыннарның берсен алып тора. Районыбыз спортчылары кайда да сынатмый: хоккей, футбол кебек команда уеннары яшьләребезне физик яктан гына түгел, рухи яктан да чыныктыра. Башка төр спортта да безнекеләр алдынгылыкны бирми. Спорт белән шөгыльләнү өчен бездә барлык шартлар да тудырылган. Ел саен район үзәгендә һәм авылларда спорт мәйданчыклары, хоккей тартмалары артканнан-арта бара. Әле күптән түгел генә Мүлмә һәм Олы Битаман авылларында универсаль спорт мәйданнары ачылды. Тиздән Биектауның үзендә «Инеш» бассейны сафка басачак”.

Районда спорт белән шөгыльләнүчеләр күнегүләрне пандемиянең иң кызган чагында да туктатмадылар. Дәресләр читтән торып уздырылды. Бүгенге көндә күнегүләрне спорт залларында үткәрергә рөхсәт бирелде. Шунысы куандыра, районда матур нәтиҗәләр күрсәтә торган спортчылар да, үсеп килүче бик актив буын да, үз эшләренең осталары булган тренерлар да бар. Аларга уңышлар гына телисе кала.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев