Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Сатучы Хәбирә – җиңүче

Дөбъяз авылындагы "Татлы" кибете сатучысы Хәбирә Сәхибуллина "ТРның ваклап сату-сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләре арасында ике дәүләт телен куллану" дигән республика конкурсында җиңү яулады. 2014 нче елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында финал ярышлары һәм әлеге конкурста җиңүчеләрне котлау тантанасы булды. Конкурс "Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының...

Дөбъяз авылындагы "Татлы" кибете сатучысы Хәбирә Сәхибуллина "ТРның ваклап сату-сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләре арасында ике дәүләт телен куллану" дигән республика конкурсында җиңү яулады.

2014 нче елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында финал ярышлары һәм әлеге конкурста җиңүчеләрне котлау тантанасы булды.
Конкурс "Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү" дигән дәүләт программасы чараларын тормышка ашыру кысаларында узды.
Аны оештыручылар - Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм "Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты"ның Казан филиалы. Конкурс сынаулары ике этапта узды. Беренчесе (читтән торып) рус һәм татар телләрендә иҗади эш башкаруны үз эченә алды. Икенче этапта катнашучылар рус һәм татар телләрендә язма һәм телдән тестлар формасындагы биремнәрне башкардылар.
Биектау районыннан конкурсның икенче этабына Дөбъяз авылындагы "Татлы" кибете сатучысы Хәбирә Сәхибуллина һәм эшмәкәр, Коркачык тимер юл станциясе поселогындагы "У Рафиля" кибете директоры Альбина Габдрахманова узды. Хәбирә Сәхибуллина "Сәүдә мәйданы 500 квадрат метрдан ким, товарлар ассортименты катнаш булган кибетләрнең сәүдә хезмәткәре" номинациясендә 1 нче урынга чыкты, акчалата премия һәм Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Грамотасына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев