Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Май чабу” бәйрәме

Соңгы елларда онытыла барган бәйрәмнәребез яңадан кайта, йолаларыбыз яңартыла. Әби-бабаларыбыз тирән мәгънәле нинди генә бәйрәмнәр үткәрмәгән.

Төрле милләт халкының йола-бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм яңарту безнең Ямаширмә“Йолдыз” балалар бакчасында да актив алып барыла. Милли бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләр, балаларыбызны халык культурасы белән таныштыруда, зур урын алып тора. Шул уңайдан 28 нче февраль көнне бакчабызда рус халкының борынгыдан ук яраткан һәм күңелле бәйрәмнәреннән берсе “Май чабу” – бәйрәмен билгеләп үттек. Кышны озату, язны каршы алуга багышланган әлеге чара балалар бакчасы мәйданчыгында узды. Мичтә кайнар коймак пешеп, хуш исле чәй кайнаган арада балалар Кыш белән саубуллаштылар һәм Яз кызын каршы алдылар. Саф һавада рәхәтләнеп төрле халык уеннарында катнаштылар, җырладылар, биеделәр. Соңыннан тәмле коймактан авыз иттеләр. Кышны менә шулай күңелле итеп озату безнең балалар бакчасында матур традициягә әйләнде.

 

Алсу Яруллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев