Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Эт тормышы берәүгә дә ошамый, аннан хәтта этләр дә явызлана

Соңгы көннәрдә сукбай этләр турындагы сөйләшүләр телдән төшми. Бу Биектау районына да кагыла. Дүрт аяклыларны атарга ярамый, шул ук вакытта аларның көтүләре белән йөрүләренә дә түзеп булмый. Чөнки алар һәрвакытта да синең яныңнан тыныч кына үтеп китмиләр. Узган атнада Чернышевка авыл җирлегендә этләр бер балага ташланды.

10 яшьлек Аристарх мәктәпкә бик озын юлдан - 1,5 километр ара узып бара. Әмма бер көнне малай мәктәбенә барып җитә алмый. Инде шактый ара узганнан соң ул янәшәдә этләр йөрүен күреп ала. Тик малай, бу этләр котырынып үзенә ташланырлар, дип бөтенләй уйламаган да була. Дүрт аяклы дошманнардан көчхәл белән араланып, Аристарх кире өенә әйләнеп кайта.

- Үз юлым белән тыныч кына барганда миңа этләр ташланды. Берсе чалбардан эләктерде. Алардан көчкә качып котылдым. Аннары алар үзләре дә каядыр чаптылар. Этләрнең минем каршыга чыгулары беренче генә тапкыр түгел инде. Берсендә мәктәпкә килеп җиткәндә өстемә эт сикерде. Ул, мөгаен, минем пакеттагы ризык исен сизгәндер. Ач булгандыр инде, шуңа күрә минем арттан ияргәндер, - дип сөйләде укучы бала Аристарх Кашев.

Малайның әнисе Екатерина Кашева әйтүенчә, бу этләр күптәннән инде бистә халкын куркытып торалар. Гаиләнең бистәдә яши башлавына бер генә ай булса да, Екатерина ярдәм сорап әллә ничә тапкыр мөрәҗәгать иткән, әмма этләрне аулаганнарын бер генә тапкыр да күрмәгән.

- Без этләрне үзебез дә яратабыз, әле көчек алырга уйлап торабыз, тик сүз кеше, аеруча балаларның исәнлеге турында барганда моның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы аңлашыладыр. Кая карама, ач этләр өерен күрәсең, аларның да кайчандыр хуҗалары булгандыр бит. Балалар өчен кот алына, кайвакыт хәтта үзем хәлиткеч чаралар күрердәй булам, - дип ачынып сөйләде Екатерина Кашева.

Этләрне ату закон тарафыннан тыела. Аларны бары тик тотарга, стерилизация ясарга һәм яңадан чыгарырга гына була. 20 көннән соң дүрт аяклылар үз урыннарына әйләнеп кайтырлар, әмма алар инде чиплы булачаклар. Мондый эш белән районда шәхси эшмәкәр шөгыльләнә, ул гариза килгән урыннарга бара. Этләрне аулау хезмәте Чернышевка авыл җирлегенә дә килгән, 4 этне тоткан. Берничә сәгать көтсәләр дә, башка сукбайлар күренмәгән. Әлеге хезмәт тиздән тагын шушы урынга киләчәк һәм бөтенесен дә тотып бетергәнче шулай дәвам итәчәк.

Галия ИЛДАРОВА

СҮЗ УҢАЕННАН

Дәүләт Думасы сукбай этләргә кагылышлы вазгыять өчен чиновникларның җаваплылыгын арттырырга планлаштыра. Дәүләт Думасы Советы февраль аенда төбәкләр, зоояклаучылар һәм контролькүзәтү органнары белән берлектә хокукларны куллану тәҗрибәсенә анализ ясарга һәм законны үзгәртүдә сукбай этләрнең кешеләргә ташлану проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк тәкъдимнәр эшләргә дигән карарга килде.

 - Бу проблеманы хәл итү юллары күптәннән билгеле, болар - хуҗасыз хайваннарны исәпкә алу һәм маркировкалау, стерильләштерү һәм аларны урамда калдырган өчен җаваплылыкны арттыру, - дип ассызыклады «Хайваннар өчен тавышлар» иҗтимагый оешмасы вәкиле Людмила Зайцева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев