БАЛАЛАРНЫ КОТЛАРГА КЫШ БАБАЙ ҮЗЕ КИЛЕР
Чыпчык авыл мәдәният йортына куелган почта тартмасы яныннан соңгы көннәрдә бала-чага бер дә өзелми. Балалар авыл чыршысының төрле-төрле утлары белән җемелди башлаячак көнен - 28 декабрьне түземсезлек белән көтәләр. Икенче көнне Кыш бабай әти-әниләре улларын һәм кызларын сөендерү турында алдан кайгырткан өйләргә барачак. Чыпчыкта ел да уздырыла торган, авылның бөтен...
Чыпчык авыл мәдәният йортына куелган почта тартмасы яныннан соңгы көннәрдә бала-чага бер дә өзелми.
Балалар авыл чыршысының төрле-төрле утлары белән җемелди башлаячак көнен - 28 декабрьне түземсезлек белән көтәләр. Икенче көнне Кыш бабай әти-әниләре улларын һәм кызларын сөендерү турында алдан кайгырткан өйләргә барачак. Чыпчыкта ел да уздырыла торган, авылның бөтен кешесе җыелачак бал-маскарад 31 декабрьдә булачак. Анда мавыктыргыч уеннар да, аттракционнар да оештырылачак. Яңа ел бәйрәмен уздыруга "Регина" һәм "Березка" шәхси пред-приятиеләре матди ярдәм күрсәткән.
Чыпчык авылында, мәктәптә каникуллар башланганнан соң, бөтен кеше бергә җыелып күңел ачулар, спорт уеннары һәм башка күп чаралар уздырырга планлаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев