Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Балаларны алда күңелле һәм файдалы ял көтә

Райондагы балалар лагерьлары инспекторларның һәрчак игътибар үзәгендә. Аларны профилактика максатында яңа сезонга әзерләнүгә карата куелган таләпләрнең ничек үтәлүе буенча тикшерәләр. Ә таләпләр исемлеге шактый зур. Шушы таләпләрнең берсе генә булса да үтәлми икән - җәй көне балалар бу лагерьга килә алмаячаклар. Беренче смена гадәттәгечә ике атнадан соң башланачак. Әмма ул барлык лагерьларда да башланырмы соң?

Я н г ы н к у р к ы н ы ч с ы з л ы г ы мәсьәләсендә ваклыклар булмый, шунлыктан күзәтү органнары хезмәткәрләре һәр нәрсәгә игътибар итәләр - ут сүндергечләрнең яраклылык срогы чыкмаганмы, автоматика төзекме, эвакуация схемалары дөресме, һәм, әлбәттә, хәбәр бирү сигналлары тәртиптәме. Янгын хәбәрчеләренең бөтенесенең дә ничек эшләве тикшерелде.

- Безнең районда барлык лагерьлар да ел әйләнәсендә эшли торган түгел. Кышкы айлардан соң аларның кайберләрендә янгын сигналлары системасын яңадан тәртипкә китерергә туры килә. Ә кайвакыт проблемалы хәл дә килеп туа - алар эшкә яраксыз булып чыгалар, - дип аңлатты Биектау районындагы күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге начальнигы Алексей Разгулов.

М о н д ы й о ч р а к т а б е л г е ч л ә р җайланманы мөмкин кадәр тизрәк арада төзәтеп куярга тиешләр. Башкача булганда күзәтү органы лагерьга балалар китерүгә рөхсәт бирмәячәк. Ә әлеге рөхсәт кәгазе - иң мөһим документларның берсе. Икенчесе - Роспотребнадзорның тикшерү акты.

Куркынычсызлык нормалары нигезендә коткаручыларга янгын чыккан урынга килеп җитү өчен күп дигәндә 20 минут вакыт бирелә. Лагерь хезмәткәрләре янгынны сүндерү өчен техниканың суны кайдан алачагын алдан билгеләп куярга тиешләр. Болар - гидрантлар һәм техник коелар. Алар да һәрвакыт тулы тәртиптә булырга тиеш. Янгын куркынычсызлыгына кагылышлы эшләр исемлеген ел буена төзеп куялар.

- Язын-җәй башында территорияләрне әзерлибез. Янгын куркынычсызлыгы системаларын карыйбыз. Көзен-кышын эшләр күбрәк биналарда һәм янгын куркынычсызлыгы системалары белән алып барыла, - дип сөйләде Биектау районының “Молодежный” балалар лагере начальнигы Рамил Майзанов.

Реклама

Әлбәттә, лагерьда эшләячәк хезмәткәрләрнең дә әзер булуы мөһим. Таләпләр районның барлык лагерьлары өчен дә бер үк төрле, гадәттән тыш хәл килеп чыга калса, бөтенесе дә инспекторга аңлаткандагы кебек катлаулылыксыз булырга тиеш.

- Сәламәтләндерү лагеренда язгы тикшерү барышында персоналны өйрәтү, инструктаж уздыру да күздә тотыла. Гамәли дәресләр үткәрелә, теория өйрәнелә. Аннары хезмәткәрләр имтихан һәм зачет тапшыралар, - дип дәвам итте сүзен “Молодежный” лагере начальнигы Рамил Майзанов.

“Молодежный” - яңа лагерь. Капиталь ремонттан соң ул 2020 нче елда ачылды. Ел әйләнәсендә эшли торган лагерь булганлыктан, соңгы смена анда язгы каникул чорында булды. Алда иң зур һәм көтеп алына торган җәйге сезон. Инспекторлар җитешсезлекләр тапмадылар һәм бирегә балаларны хәзердән үк китерсәң дә була. Биектау районында балалар лагерьлары 8. Инспекторлар аларның барысын да тикшереп чыктылар инде, димәк, балаларны алда күңелле һәм файдалы каникуллар көтә.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X