Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Зур оешканлык белән узды

Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирүдә Биектау районы актив катнашты. 4 нче декабрьдә безнең район сайлаучылары 48 участокта тавыш бирделәр. Бөтен җирдә бәйрәмчә, шул ук вакытта тыныч һәм эшлекле атмосфера хөкем сөрде. Һәркайда кибетләр, сәүдә киосклары эшләп торды, күңелле көйләр яңгырады. Иртәнге сәгать 8 дән авыл кешеләре...

Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирүдә Биектау районы актив катнашты. 4 нче декабрьдә безнең район сайлаучылары 48 участокта тавыш бирделәр.

Бөтен җирдә бәйрәмчә, шул ук вакытта тыныч һәм эшлекле атмосфера хөкем сөрде. Һәркайда кибетләр, сәүдә киосклары эшләп торды, күңелле көйләр яңгырады.

Иртәнге сәгать 8 дән авыл кешеләре үзләренең гражданлык бурычларын үтәргә килделәр. Каенлык мәдәният йортында урнашкан сайлау участогында, мәсәлән, беренче сәгатьтә 150 дән артык кеше тавыш бирде.

Бу сайлауларда беренче тапкыр электрон тавыш бирү комплекслары сынап каралды. Безнең районда алар биш участокка куелды. Шуман авыл җирлеге халкы урта мәктәп бинасында сайлады. Биредә сенсорлы тавыш бирү өчен биш җайланма куелды. Сайлаучылар штрих-кодлы карта алдылар. Аларның һәркайсы башта ике тренажерның берсе янына килеп, аңлатуларын сорый һәм эшләтеп карый алды. Шуманнан тыш, электрон тавыш бирү җайланмалары Казаклар, Суыксу авыл җирлекләренең 4 участогына да куелды. Биектаулылар сайлауда актив катнаштылар. Алдан алган мәгълүматларга караганда, "Бердәм Россия" партиясе өчен сайлаучыларның абсолют күпчелеге тавыш бир-гән. Безнең районда шулай ук КПРФ, Гадел Россия һәм ЛДПР яклылар да бар.

М.ТИМОНИНА.

Рәсемнәрдә: 2011 нче елның 4 нче декабрендә Каенлык һәм район үзәгендәге Красносельский сайлау участокларында сайлаучылар тавыш бирә; Шуманда яңа тавыш бирү техникасын үзләштерделәр.

А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев